Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Гер күтәрү буенча Татарстан чемпионы

Чистайда гер спорты буенча ТР чемпионаты һәм Беренчелеге узды, анда республиканың 11 шәһәреннән һәм районыннан килгән 100 гә якын спортчы катнашты.

Кама Тамагыннан Илгиз Сәйфетдинов өчен бу республика чемпионаты аның спорт карьерасында бишенчесе булды.

- Мин инде 7 елдан артык гер спорты белән шөгыльләнәм, дистанцион рәвештә профессиональ тренердан дәресләр алам, - ди Илгиз. - Берничә тапкыр ярыш призеры булдым, ә быел тәүге тапкыр 95 килограммга кадәр авырлык категориясендә беренче урын алдым. Бу чыннан да авыр хезмәт. Шулай ук "Газпром Трансгаз Казан" командасы составында эстафетада команда зачетында җиңүче булдым. Күп эшләсәм дә, яраткан спорт төренә вакыт табып, югары нәтиҗәләргә ирешәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев