Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Физкультура һәм хәрәкәт – сәламәтлек нигезе

13 август көнне Россиядә Физкультурачылар көне билгеләп үтелде. Бу профессиональ спортчылар көне генә түгел – аны иртәләрен йөгерергә яратучылар да, велосипедта һәм чаңгыда йөрүчеләр дә, җәяү йөрүне һәм йөзүне тормышларының аерылгысыз өлеше итүчеләр дә билгеләп үтә ала.

Физкультура өлкәсендә һөнәриләр

Безнең поселокта спорт тормышының үзәге – “Акчарлак” спорт-сәламәтләндерү комплексы, биредә эшләүчеләргә Физкультурачылар көне турыдан-туры кагыла.

– Безнең өч инструкторыбыз бар, - ди спорт комплексының фитнес буенча инструкторы Любовь Бариева. – Шуларның берсе – Геннадий Горюнов 2014 елда “Акчарлак”ка сак хезмәткәре булып урнашты, аннары инструктор-коткаручы, ә аннан соң балаларны йөзәргә өйрәтүче инструктор буларак үзен сынап карарга булды. Аңа кадәр Казанда квалификация күтәрү курслары узды һәм 2015 ел ахырында йөзәргә өйрәнергә теләүче балалардан төркем туплады. Елдан-ел аларның саны арта барды. Балаларның иң кечкенәләренә 6-7 яшь. Зурраклар да бар, алар олылар дәрәҗәсендә йөзәргә өйрәнеп, инде ярышларда да катнашалар.

Геннадий Вячеславович үз эшен ярата һәм аны яхшы белә. Ул секциягә йөрүче балалар яхшы йөзә белү генә түгел, ярышларда да катнашсыннар һәм спорт өлкәсендә югары күрсәткечләргә ирешсеннәр өчен, аларның хаталарын төзәтергә ярдәм итеп, һәрберсе белән аерым эшләргә, күнекмәләрне техник яктан дөрес итеп ясарга кирәген аңлатырга тырыша.

Сүз уңаеннан, борынгы грекларның: “Ул белемсез, укый да, йөзә дә белми”, - дигән сүзләре бар – алар спортны беренче урынга куйган...

– 2019 елда спорт комплексына Рамил Хәйруллин килде һәм, физкультура буенча тиешле укулар узып, тора-бара йөзү буенча инструктор булды, - дип сүзен дәвам итте әңгәмәдәшем. – “Акчарлак” җитәкчелеге үз хезмәткәрләренең спорт юнәлешләрен якын итүләренә игътибарлы булып, алар сайлаган адымга хөрмәт белән карый, чөнки инструкторның төп максаты – йөзәргә килгән кешеләрнең иминлеген күзәтү генә түгел, аларны спорт секцияләренә алып килү, җитезлек, чыдамлылык, ихтыяр көче, үз-үзеңә ышаныч кебек сыйфатларны камилләштерү. Рамил Хәлим улы, бер-берсен алыштырырга әзер булган башка инструкторлар кебек үк, бассейнда гына түгел, тренажер залында да эшли, ул авыр атлетика белән дә шөгыльләнә, штанга да күтәрә. 2021-2022 уку елында йөзү буенча балалардан төркем туплады һәм Геннадий Горюнов белән бергә йөзү буенча балаларның күрсәтмә чыгышларын оештырды.

Югары уку йортын тәмамлауга ук, 2015 елда спорт комплексына Ранил Закиров килгән. Ул үз эшен тренажер залына һәм бассейнга йөрүчеләрнең шөгыльләрен контрольдә тотучы инструктор буларак башлаган, өйрәтү секцияләренә башта кызыксынуы булмаган. Берничә елдан Ранил Дамир улы Казанда шәхси шөгыльләр үткәрүче фитнес-инструкторлыкка үзлектән укулар үткән, спорт комплексы җитәкчелеге моны хуплаган. Бер дигән физик әзерлеккә ия булып, ул күнекмәләрне дәвам итә, шул ук вакытта тиешле туклану режимын да үти. Хәзер аның уңышлы гына эшләп килүче үз фитнес төркеме бар, төркемгә йөрүчеләргә һәр күнекмә холыкны, спорт рухын чыныктыруда һәм гәүдәне матур һәм зифа итүдә зур файда китерә.

Шул ук бурычларны фитнес-аэробика төркеменә йөрүчеләр алдына Любовь Бариева да куя. Ул спорт комплексында 2015 елдан бирле эшли һәм аның тырышлыгы нәтиҗәсендә бу еллар эчендә “Акчарлак”та фитнес-аэробика буенча шөгыльләр даими уза һәм физик яктан чыдам һәм үз-үзенә ышанычы зур булган хатын-кызлар командасы барлыкка килгән. Алар үз карамагындагыларга ышаныч белән караучы остазлары җитәкчелегендә атнага ике тапкыр мускулларны күнектереп кенә калмыйча, ихтыяр көчен һәм холыкларын да чыныктыралар һәм, һәр күнекмәне башкарганда, хәрәкәт һәм физик культураның сәламәтлек чыганагы булуын дәлиллиләр.

Яшәү рәвеше буларак спорт һәм физкультура

– Физкультура кешегә тулы һәм сәламәт тормыш өчен кирәк, - дип саный Кама Тамагында яшәүче Владимир Сороковнин, ул лаеклы ялда да бу хакыйкать турында онытмый.

– Мин 5 яшьтә йөзәргә өйрәндем, башлангыч сыйныфларда укыганда, физкультура дәресләрендә сыйныфташларым белән бергә гади күнегүләрне үзләштердем, кышларын без тауларда чаңгы шудык. Бишенче сыйныфтан башлап шөгыльләр спорт залында физкультура укытучылары Федор Бухаров, Валентин Самойлов, Александр Левин, Евгений Попко җитәкчелегендә үтте. Алар бездә – ул чактагы малайларда һәм кызларда спортка мәхәббәт тәрбияләделәр.

Ул вакытта (узган гасырның 60-70 елларында) СССРда спорт зур тизлектә үсеш алды, чөнки ил хакимияте физкультураның халык сәламәтлеге өчен кирәк булуын яхшы аңлый иде. Мәктәпнең спорт залы кирәкле спорт снарядлары (аркылы борыс, гимнастик боҗралар, аркан һ.б.) белән җиһазландырылды. Шулай ук районда стадион, волейбол һәм баскетбол мәйданчыклары бар иде – яшьләр поселокның спорт тормышында актив катнашты.

– Җиденче сыйныфтан башлап ярышларда катнаша башладым, - дип сүзен дәвам итте әңгәмәдәшем. – Чаңгыда шуу һәм җиңел атлетика белән шөгыльләндем, туристлар слетларында катнаштым. Бервакыт Кама Тамагы мәктәбе командасы (аның составында мин дә бар идем), район ярышларында җиңү яулап, Лаеш районында узган туристлар слетындагы республика ярышларында бронза призеры булды. Мәктәпнең комсомол комитетында мин спорт буенча җаваплы идем һәм бу вакытта инде хәрби белгечлеккә әзерләндем. Күп кенә егетләр өчен физкультура белән шөгыльләнү армия хезмәтенә әзерлек иде...

Чыннан да, Ватанны саклаучы булыр өчен (ә бу зур дәрәҗә иде) көчле, үҗәт, үз дигәнендә нык торучан һәм үз көченә ышанган, максатчан булырга кирәк, ә спорт нәкъ менә шундый сыйфатларны тәрбияли дә.

Мәктәпне тәмамлагач, Владимир Павлович хәрби училищега укырга керә, биредә физкультура һәм физик әзерлек хәрби белем алу өчен төп шартларның берсе була. Аркылы борыс, гантельләр һәм герләр – казарманың спорт почмагындагы мәҗбүри атрибутлар. Училищены тәмамлаганнан соң сигез елдан ул Хәрби академиягә укырга керә һәм инженер гаскәрләре подполковнигы Владимир Сороковнин, элеккечә үк, спорттан аерылмый, үз карамагындагы хәрбиләргә үрнәк һәм сәламәт булыр өчен көчле һәм чыдам булырга кирәген яхшы аңлый.

Лаеклы ялга чыккач та, Владимир Павлович физкультура белән шөгыльләнүдән туктамый: май аеннан октябрьгә кадәр Иделдә су коена, дини йола буларак су коенуларда актив катнаша, Россия Пенсионерлар союзы тарафыннан оештырылган йөзү буенча республика ярышларында алты тапкыр җиңү яулады, муниципаль хезмәткәрләр спартакиадаларында катнашты һәм спорт күнекмәләренең 13 төрен үз эченә алган “ГТО” физкультура-спорт комплексының алтын билгесенә ия булды.

– Мондый спорт тормышы белән яшәвем тормыш иптәшем Татьяна Александровнаның ярдәменнән башка мөмкин булмас иде, - ди әңгәмәдәшем. - Ул үзе дә физик яктан актив – йөзү, стендка ату һәм җиңел атлетика буенча ярышларда катнаша, без кызларыбызны һәм оныкларыбызны да кечкенәдән спорт рухында тәрбияләдек, чөнки спорт белән шөгыльләнүче кеше сирәк авырый һәм актив яшәү рәвеше алып бара. Мәсәлән, күптән түгел генә барыбыз бергә Таулы Алтайда булдык, бу сәяхәт бездә онытылмас тәэсирләр калдырды, узган елны Байкал күле соклану уяткан иде.

Күргәнебезчә, физкультураны тормышларының аерылгысыз бер өлеше иткән кешеләр физик сәламәтлеккә генә түгел, сәламәт рухка да ия, алар шат һәм көр күңелле. Физик культура белән, ничә яшьтә булуга карамастан, һәрберебез шөгыльләнә ала – беренче адым ясарга беркайчан да соң түгел...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев