Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Депутат призына турнир

Кама Тамагының Келәнче төп мәктәбе базасында олы яшьтәге мәктәп укучылары арасында РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов призына алкалы хоккей турниры булды. Әлеге турнир районда унынчы тапкыр үткәрелде. Бирегә Кама Тамагы, Олы Кариле, Тәмте, Келәнче, Иске Казиле, Олы Салтык мәктәпләреннән алты команда килде. Уен киеренке һәм мавыктыргыч булды. Һава шартларының...

Кама Тамагының Келәнче төп мәктәбе базасында олы яшьтәге мәктәп укучылары арасында РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов призына алкалы хоккей турниры булды.

Әлеге турнир районда унынчы тапкыр үткәрелде. Бирегә Кама Тамагы, Олы Кариле, Тәмте, Келәнче, Иске Казиле, Олы Салтык мәктәпләреннән алты команда килде.

Уен киеренке һәм мавыктыргыч булды. Һава шартларының җылы булуы да бәлки уңай тәэсир иткәндер, бәйрәмчә бизәлгән мәйданда җанатарлар: таякка таянган бабайлар да, балалар да көч биреп торды. Призлы өченче урын Кама Тамагы командасына бирелде. Финалда турнир хуҗалары - келәнчелеләр белән олысалтыклылар очрашты, анда 4:1 исәбенә хуҗалар җиңү яулады. "Мин Келәнче командасы өчен җан атам. Алар бәхәссез, грамоталы уйнады. Үзем озак еллар мәктәп котельнясында эшләдем, уен мәйданчыкларын кардан чистартып тордым. Моның нәрсә икәнен беләм. Тартмачыкны чистартучылар һәм ярышны оештыручыларга рәхмәт! Бик күңелле һәм матур булды. Мин спорты яратам, гер күтәрү буенча спорт мастеры»,- диде Әхәт Хәлилов.

"Оныгым Алмаз Келәнче командасында уйный, алар өчен җанатарга килдем,"-ди 85 яшьлек Минзаһир Шәнгәрәев. "Без икенче урын алуыбызга бик шатбыз. Бик теләп уйнадык, турнир яхшы оештырылган,"- диде Олы салтык командасыннан Данил Садыйков.

"Без җиңәр өчен уйнадык. Җиңдек! Шуңа күрә уен кызыклы да булгандыр. Киләчәктә безнең белән һөнәри тренерлар шөгыльләнүен теләр идем," - дип үз фикерләре белән уртаклашты Алмаз Җантимеров. Рәниф Ибәтуллин: «Кечкенәдән хоккей яратам, картайгач та уйнарга исәп бар.Тренерлар булсын иде».

Келәнчедән иң яхшы капкачы Алмаз Җантимеров, Кама Тамагыннан иң яхшы сакчы Рузәл Вәлиуллин, Олы Салтыктан иң яхшы һөҗүмче Илдан Гомәров депутат кулыннан кыйммәтле бүләкләр алды. Шулай ук һәр команда акчалата премиягә лаек булды.

Илдар әфәнде җиңүче командага хоккей формасы комплекты вәгъдә итте.

Ә кичен авыл халкы Гүзәл Җәләлова җитәкчелегендәге концерт программасын түләүсез карап рәхәтләнеп ял итте. Авыл халкы һәм командалар киләсе елда да турнирда катнашырга теләк белдерде.






Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев