Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Декабрь турнирлары

Яңа ел алды турнирында җиңүчеләр арасында Кама Тамагы самбочылары да бар.

23 декабрьдә Буада Кыш бабай призына самбо буенча турнир булып узды.

«Батыр» спорт мәктәбенең көрәш залында 2006 елгы һәм аннан кечерәк егетләр һәм кызлар арасында самбо буенча Яңа ел алды турниры булды.

- “Рекорд-Кама Тамагы” спорт клубы самбочылары ярышларда бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте, - диде спорт клубы тренеры Сергей Федоров. – Үз авырлык категорияләрендә беренче урыннарны Әскәр Маннапов һәм Ирина Идиятуллина (Кама Тамагы мәктәбе укучылары), икенче урынны Ярослав Поздняков яулады.

Кама Тамагы татар урта мәктәбеннән Илхан Заһиров бронза призеры булды. Безнең балаларның җиңүләре әһәмиятле, чөнки конкурентлык зур иде – турнирда Татарстанның төрле төбәкләреннән йөздән артык спортчы катнашты.

Ә 25 декабрьдә спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше сөючеләр Бөтенроссия самбо көненә һәм Яңа елга багышланган “Твой шанс” спорт бәйрәмендә катнашты. Бәйрәм «Акчарлак» спорт комплексында узды.

Традициягә әйләнгән Яңа ел алды спорт чарасын Кама Тамагы районы хакимияте, Тәтеш ДОСААФ автомәктәбе (җитәкчесе Александр Колсанов) һәм «Рекорд-Кама Тамагы» спорт клубы оештырды.

- Турнирда конкурентлык зур булды, - диде «Рекорд-Кама Тамагы» спорт клубы тренеры Сергей Федоров. – Буа ике команда тәкъдим итте (самбо, дзюдо спорт мәктәбе), шулай ук Апастан, Казаннан һәм Биектау районыннан килгән спортчылар бар иде. Барлыгы 75 кеше катнашты. Безнең самбочылар да югалып калмадылар һәм менә дигән көрәш осталыгын, җиңүгә омтылышларын күрсәттеләр. Мәсәлән, безнең районнан ярышларда Рамзан Идрисов, Ярослав Поздняков, Артур Әхмәтҗанов (барысы да Кама Тамагы мәктәбе укучылары), Илхан Заһиров (Кама Тамагы татар урта мәктәбе), Богдан Шакиров (Сөйки урта мәктәбе) һәм Артур Кулигин («Рекорд» АНО) җиңү яулады. Икенче урында Әмирхан Латыйпов (Кама Тамагы мәктәбе) һәм Арсений Сороковнин, ә бронза призерлар - Әмирхан Хәлилов, Эльмир Гаязов, Тимур Әхмәтҗанов, Әскәр Маннапов, Ирина Идиятуллина, Арслан Идиятуллин, Савелий Макаров һәм Матвей Каргин – алар барысы да Кама Тамагы мәктәбе укучылары.

Барлык катнашучыларга да бәйрәмне оештыручылар татлы Яңа ел бүләкләре, шулай ук ТР ДОСААФ автомәктәбеннән (җитәкчесе Александр Колсанов) дипломнар һәм медальләр тапшырдылар, алар шулай ук район башлыгының Рәхмәт хатларына ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев