Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чаңгычыларыбыз

25 гыйнварда Сөйки авылында 1996-1999 елда туган кызлар һәм егетләр арасында чаңгы ярышлары буенча «Татарстан өметләре» муниципаль районның шәхси-команда беренчелеге булды.

Ярыш йомгаклары буенча I урын Сөйки мәктәбенә бирелде, II урында - Олы Кариле мәктәбе, III урында - Затон мәктәбе.

Тренер Евгений Калеев тәрбиячеләре - чаңгычы егетләр төрле яшь төркемендә призлы 6 урын яулады: I урында - Олеся Сорокина һәм Влад Бисярин, II урында - Инна Калеева, Максим Важов, Алексей Антонов һәм III урында - Анастасия Евсеева.

Призерлар саны буенча алардан соң Исмәгыйль Нуруллин җитәкчелегендә олыкарилеләр: I урында - Энҗе Сафина, II урында - Алсу Сабирова, бронза призерлар - Сәйдәш Гәрәев һәм Салават Әскәров.

Моннан тыш, Затон урта мәктәбеннән Алмаз Мөлеков (тренеры Денис Дмитриев) үз төркемендә иң яхшысы, шулай ук Иске Казиле укучысы Язилә Әскәрова (тренеры Айнур Закиров) ярыш призеры булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X