Безнең самбочылар пьедесталда
Буада «Батыр» спорт комплексында самбо буенча ачык районара турнир узды, анда безнең район спортчылары да актив катнашты.
- "Рекорд Кама Тамагы" спорт клубы спортчылары, бәйрәм алдыннан самбо көрәше буенча республика турнирында чыгыш ясап, яхшы нәтиҗәләр күрсәтте, - дип уртаклашты спорт клубы тренеры Сергей Федоров. - Ярослав Поздняков җиңү яулады, Тимур һәм Артур Әхмәтҗановлар бу ярышларның бронза призерлары булдылар, алар барысы да Кама Тамагы урта мәктәбендә укый. Шулай ук безнең спорт клубында шөгыльләнүче самбочы – Кама Тамагы татар мәктәбе укучысы Рамзан Гыйзәтуллин бронза призер булды.
Турнир иң көчлеләрне ачыклады, шул ук вакытта яшь спортчыларның спортка осталыгын арттырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев