Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Безнекеләр беренче

Бүген "Акчарлак" спорт комплексында быелгы көздә хәрби хезмәткә алынырга тиешле егетләр арасында спортның хәрби-кулланма төрләре буенча республика спартакиадасының беренче зона этабы булды. Ярышларда Тәтеш, Буа, Апас (Кайбыч районы да шунда керә) һәм Кама Тамагы хәрби комиссариатларыннан 10ар кешедән торган дүрт команда катнашты. Призывниклар аркылы борыстан тартылды, 24 кг.лы гер күтәрде,...

Бүген "Акчарлак" спорт комплексында быелгы көздә хәрби хезмәткә алынырга тиешле егетләр арасында спортның хәрби-кулланма төрләре буенча республика спартакиадасының беренче зона этабы булды.

Ярышларда Тәтеш, Буа, Апас (Кайбыч районы да шунда керә) һәм Кама Тамагы хәрби комиссариатларыннан 10ар кешедән торган дүрт команда катнашты. Призывниклар аркылы борыстан тартылды, 24 кг.лы гер күтәрде, Калашников автоматын сүтер җыйды, пневматик винтовкадан атты һ.б.

Бүләкләү тантанасында МР башкарма комитеты җитәкчесе Илдан Шәйморзин һәм район хәрби комиссары Дамир Сергеев катнашты. Безнең район командасы беренче урынны алды. икенче урында -апаслылар, өченче урында - буалылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев