Идел таңнары
  • Рус Тат
  • Безнекеләр алда

    Узган шимбәдә "Акчарлак" спорт сәламәтләндерү комплексында ир-егетләр командалары арасында мини- футбол буенча республика беренчелегенең чираттагы туры үткәрелде. Хәзерге вакытта беренчелек өчен ярышлар берничә зонада уза. Идел аръягы зонасында заявка биреп ярышларда Апас, Буа, Кама Тамагы һәм Тәтеш районы командалары катнашты. Шимбә көнне 5:1 исәбе иң популяр булды. Безнең футболчылар шундый...

    Узган шимбәдә "Акчарлак" спорт сәламәтләндерү комплексында ир-егетләр командалары арасында мини- футбол буенча республика беренчелегенең чираттагы туры үткәрелде.
    Хәзерге вакытта беренчелек өчен ярышлар берничә зонада уза. Идел аръягы зонасында заявка биреп ярышларда Апас, Буа, Кама Тамагы һәм Тәтеш районы командалары катнашты.
    Шимбә көнне 5:1 исәбе иң популяр булды. Безнең футболчылар шундый нәтиҗә белән Буа һәм Апас командаларын отты. Шул ук командаларны отып Тәтеш командасы да шул ук исәпне кабатлады.
    Хәзер, узган турлар нәтиҗәсендә Кама Тамагы командасы алда бара. Алар 10 очко җыйды (өч җиңү һәм бер ничья). Алда барлык җыелма командаларда ике уен уйнаячак һәм шушы очрашу нәтиҗәләре буенча беренче һәм икенче урын алган командалар билгеләнә. Алар беренчелек финалында катнашачак. Ярышларның төп хөкемдары- республика категориясе судьясы Илгиз Гыймадиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: