Безнекеләр – призлы урында

Районның төрле яшь категориясендәге футболчылары төрле дәрәҗәдәге ярышларда традицион яхшы нәтиҗәләргә ирешә. 16 майдан 18 майга кадәр Балык Бистәсендә ТР мәктәп укучылары IX спартакиадасы кысаларында 1997-1998 елларда туган егетләр арасында футбол буенча финал уеннары үткәрелде. Районның җыелма командасы икенче урынны яулады. 17-19 майда Буада "Сәламәтлек" Х республика спартакиадасы кысаларында авыл...

Районның төрле яшь категориясендәге футболчылары төрле дәрәҗәдәге ярышларда традицион яхшы нәтиҗәләргә ирешә.

16 майдан 18 майга кадәр Балык Бистәсендә ТР мәктәп укучылары IX спартакиадасы кысаларында 1997-1998 елларда туган егетләр арасында футбол буенча финал уеннары үткәрелде. Районның җыелма командасы икенче урынны яулады.

17-19 майда Буада "Сәламәтлек" Х республика спартакиадасы кысаларында авыл районнарының ирләр командалары арасында мини-футбол буенча зона ярышлары булып узды. 10 команда арасыннан районыбыз җыелма командасы 3 урынны яулап, ярышның финал этабына чыкты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: