Безнекеләр сынатмый
Күптән түгел Буа шәһәрендә һәр елда үткәрелә торган медиклар арасындагы спорт буенча зона ярышлары булды. 15 кешедән торган команда белән Кама Тамагы ЦРБ командасы 6 район арасында гомумкоманда 3 нче урынны яулады. Ярышлар бик киеренке барды, көндәшләр дә бик көчлеләр иде. Шулай да, ЦРБ командасы яхшы күрсәткечләргә иреште. Командалар арасында...
Күптән түгел Буа шәһәрендә һәр елда үткәрелә торган медиклар арасындагы спорт буенча зона ярышлары булды. 15 кешедән торган команда белән Кама Тамагы ЦРБ командасы 6 район арасында гомумкоманда 3 нче урынны яулады.
Ярышлар бик киеренке барды, көндәшләр дә бик көчлеләр иде. Шулай да, ЦРБ командасы яхшы күрсәткечләргә иреште. Командалар арасында йөзү буенча ирләр һәм хатын-кызлар арасында I урын, йөгерү буенча 600 м, 400 м, 200 м, 100 м озынлыкта безнең егетләребез I урынны, теннис буенча II урынны алды.
ЦРБ командасына эшләрендә уңышлар, киләсе елга тагын да зуррак күрсәткечләргә ирешүләрен телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев