Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Без спортны сайлыйбыз

Физкультурачылар көне - авылдашларыбызны физкультура, спорт белән шөгыльләнүгә яки хәрәкәтләнә башларга җәлеп итүдә чираттагы сәбәп булды. 10 августта район мәдәният йорты каршындагы мәйданда яшьләр эше, спорт бүлеге һәм балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе теләге булган һәркем өчен "Күңелле стартлар" дип аталган спорт чаралары оештырды. Балалар өндәүгә җавап йөзеннән туп, скакалка белән спорт...

Физкультурачылар көне - авылдашларыбызны физкультура, спорт белән шөгыльләнүгә яки хәрәкәтләнә башларга җәлеп итүдә чираттагы сәбәп булды.

10 августта район мәдәният йорты каршындагы мәйданда яшьләр эше, спорт бүлеге һәм балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе теләге булган һәркем өчен "Күңелле стартлар" дип аталган спорт чаралары оештырды. Балалар өндәүгә җавап йөзеннән туп, скакалка белән спорт конкурсларында теләп катнашты, йөгерделәр, сикерделәр, бик теләп күңел ачтылар. "Күңелле стартлар"да "Бед-бул" һәм "Снежные барты" командалары арасында ун конкурс йомгаклары буенча исәп 5:5 булды. Нәтиҗәдә дуслык, спортка мәхәббәт һәм вакытны күңелле үткәрү җиңде. Ә өлкәннәргә исә балалардан үрнәк алырга киңәш иттеләр, балалар исә күпсанлы призлар алып, күтәренке кәеф белән өйләренә таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев