Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Без футболны яратабыз

Узган шимбәдә «Акчарлак» ССКында «Мини-футбол- мәктәпкә!» гомумроссия проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы гомумбелем бирү учреждениеләре командалары арасында мини-футбол чемпионатының зона этабы үткәрелде.

Ярышны ТР Мәгариф, яшьләр эше һәм спорт министрлыгы оештырды. Идел аръягы зонасының барлык 8 районы үз командаларын җибәрде, Тәтеш, Кама Тамагы, Кайбыч, Буа, Апас, Югары Ослан, Чүпрәле, Яшел Үзән муниципаль районнарының 13 мәктәбеннән 1997-1998 елларда туган егетләр һәм кызлар катнашты.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының тәрбияләү һәм өстәмә белем бирү бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Семен Федоров мини-футбол сөючеләрне ТР Мәгариф һәм фән министры исеменнән сәламләде. «Спорт - ул хәрәкәт, хәрәкәт - ул тормыш.Тренерларга, остазларга һәм командаларга сәламәт яшәү рәвеше алып барган һәм аны актив пропагандалаган өчен зур рәхмәт», - диде ул.

МР башкарма комитеты мәгариф бүлеге җитәкчесе Илшат Гомәров «Акчарлак» спорт-сәламәтләндерү комплексында мәктәп спорты өчен генә түгел, һөнәри спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартларның да булдырылуын билгеләп үтте һәм укучыларны ирешелгәннәрдә туктап калмыйча, яңа җиңүләр яулавын теләде.

Матчларга Татарстан Республика футбол федерациясенең баш хөкемдары Рөстәм Камалетдинов судьялык итте.

Кама Тамагы урта мәктәбе егетләре командасы беренче уенда ук 2 туп кертеп, бары тик җиңүгә генә омтылуларын күрсәтте, калган уеннарда да бер тапкыр да оттырмадылар. III һәм IV урыннар өчен Чүпрәле һәм Апас урта мәктәпләре командалары уйнады, апаслылар көчлерәк булды һәм призерлыкка чыкты. Чүпрәле районының Яңа Элмәлеурта мәктәбе кызлар командасы бронза призер булды. Икенче урында - Кайбыч районының Федоровка урта мәктәбе кызлары, I урында - Югары Ослан урта мәктәбе футболчы кызлары. Мини-футболда кызлар егетләрдән начар уйнамауларын исбатлады.

Каматамагылылар һәм югарыосланлыларның финал уены киеренке булырга вәгъдә итте, әмма беренче минутларда ук көндәшчеләре капкасына туп кертеп, егетләребез үз спорт залларында беркемгә дә юл куймаячакларын раслады, ә уенның йомгаклау исәбе (7:0) каматамагылыларның осталыгын тагын бер кат күрсәтте.

Аннары зона уеннары призерларына медальләр һәм кубоклар тапшырылды. МР башкарма комитеты мәгариф бүлеге җитәкчесе Илшат Гомәров һәм «Акчарлак» ССК директоры Резедә Әсхәдуллина чараны югары дәрәҗәдә оештырганнары өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мактау кәгазьләре белән бүләкләнде. Шулай ук мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Люция Заһидуллинаның зона этабын үткәрүдәге җаваплылыгын билгеләп үтәргә кирәк.

Ярышларда МР башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Газинур Габидуллин катнашты.

Ярыш балаларыбызның спортның әлеге төре белән мавыгуын, укытучыларыбызның максатчан эшен күрсәтте.

Тренер Ришад Хананов җитәкчелегендәге команда (рәсемдә) проектның республика этабында катнаша. Аларга уңышлар юлдаш булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X