Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Бассейнда

Акчарлак" спорт-сәламәтләндерү комплексында укучылар арасында йөзү ярышлары үткәрелде. Анда районның 6 мәктәп командасы катнашты. -Ярышлар өч яшь төркемендә шәхси беренчелектә, шулай ук команда беренчелегенә үткәрелде,- ди ярышларның баш хөкемдары, спорт комплексының йөзү буенча тренеры Раил Яруллин.- 2003 елда туган һәм аннан яшьрәк кызлар арасында 25 метрлы дистанциядә Рудник урта мәктәбеннән...

Акчарлак" спорт-сәламәтләндерү комплексында укучылар арасында йөзү ярышлары үткәрелде. Анда районның 6 мәктәп командасы катнашты.

-Ярышлар өч яшь төркемендә шәхси беренчелектә, шулай ук команда беренчелегенә үткәрелде,- ди ярышларның баш хөкемдары, спорт комплексының йөзү буенча тренеры Раил Яруллин.- 2003 елда туган һәм аннан яшьрәк кызлар арасында 25 метрлы дистанциядә Рудник урта мәктәбеннән Любава Бакушина беренчелекне яулады. Ә малайлар арасында шул ук дистанциядә Затон урта мәктәбеннән Денис Апуникка тиңнәр булмады.

Урта төркемдәге егетләр һәм кызлар 50 метрлы дистанциядә үз көчен сынады. 8 кыз арасыннан Кама Тамагыннан Алина Йосыпова, егетләр арасыннан Затон урта мәктәбеннән Ярослав Хахалев беренчелеккә чыктылар. Өлкән төркемдә 3 кыз һәм 10 егет катнашты һәм Затон урта мәктәбеннән Лидия Киреева белән Затон кадет-интернат мәктәбеннән Владислав Бодров җиңү яуладылар. Команда беренчелегендә беренче һәм өченче урыннарны Затон урта мәктәбе укучылары алды.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X