6 гыйнварда «Акчарлак» спорт комплексында 1998 елда туган егетләр һәм кызлар арасында баскетбол буенча ачык район турниры булды. Кызганычка каршы, күрше район спортчылары ярышка килмәде. Районыбыздан турнирда биш команда катнашты: өч команда Кама Тамагыннан һәм 2 команда Куйбышев Затоннан. Уен йомгаклары буенча I урынны балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең егетләр командасы алды,...
6 гыйнварда «Акчарлак» спорт комплексында 1998 елда туган егетләр һәм кызлар арасында баскетбол буенча ачык район турниры булды.
Кызганычка каршы, күрше район спортчылары ярышка килмәде. Районыбыздан турнирда биш команда катнашты: өч команда Кама Тамагыннан һәм 2 команда Куйбышев Затоннан.
Уен йомгаклары буенча I урынны балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең егетләр командасы алды, II урында - Затон урта мәктәбе егетләре командасы һәм III урынны Кама Тамагыннан икенче команда яулады. Ярышта җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз