Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Бадминтон ярышы

28 августта "Акчарлак" спорт-сәламәтләндерү комплексында Республика көненә багышлап бадминтон буенча ачык раойн турниры үткәрелде. Ярышларда Буа, Югары Ослан, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш һәм Теләче районнары командалары катнашты. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Кайбыч районы республиканың иң көчле командасы дип санала, Теләче районы командасы да республикада бадминтон буенча иң көчлеләр рәтендә. Ярышлар...

28 августта "Акчарлак" спорт-сәламәтләндерү комплексында Республика көненә багышлап бадминтон буенча ачык раойн турниры үткәрелде.

Ярышларда Буа, Югары Ослан, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш һәм Теләче районнары командалары катнашты. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Кайбыч районы республиканың иң көчле командасы дип санала, Теләче районы командасы да республикада бадминтон буенча иң көчлеләр рәтендә. Ярышлар ялгыз, парлы һәм катнаш разрядта һәм ике яшь категориясендә үткәрелде. 2000 елда һәм аннан соң туганнар арасында егетләр арасында Айрат Ишанов һәм Дмитрий Севастьянов (Кама Тамагы) чемпион булдылар. 1999 елда һәм аннан алда туганнар арасында парлы разрядта кызлар арасында Ләйсән Хәсәнова һәм Фирдәвес Тимербаева (Кама Тамагы һәм Теләче районнары) икенче урынны яулады, өченче урында - Таңсылу Хәсәнова һәм Фәризә Моталипова (Кама Тамагы районы). Ярыш призерларына грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X