Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Бадминтон күз күремен яхшырта

Әлеге төр спорт уенының бай тарихы бар, ә киләчәге тагын да яктырак. Әйтергә кирәк, космоска тәүге очучы Юрий Гагарин Союзда беренче һәм аның буенча спорт мастеры да булган. Бадминтон уйнау реакция тизлеген арттыра һәм фикерләүне үстерә. 9-10 март көннәрендә "Акчарлак" спорт сәламәтләндерү комплексында мәктәп укучылары Идел аръягы зона этабының ТРда...

Әлеге төр спорт уенының бай тарихы бар, ә киләчәге тагын да яктырак. Әйтергә кирәк, космоска тәүге очучы Юрий Гагарин Союзда беренче һәм аның буенча спорт мастеры да булган. Бадминтон уйнау реакция тизлеген арттыра һәм фикерләүне үстерә.

9-10 март көннәрендә "Акчарлак" спорт сәламәтләндерү комплексында мәктәп укучылары Идел аръягы зона этабының ТРда бадминтон буенча беренчелектә көч сынашты. Анда биш район командасыннан 87 яшүсмер катнашты. "Акчарлак"ның зур спорт залына 7 корт куелган, бу көннәрдә ул егетләр һәм кызларның күңелле мавыгулы уеныннан гөрләп торды. Тантаналы ачылышта МР башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдан Шәйморзин катнашучыларны котлады, уңышлар теләде. ТРның бадминтон буенча федерациянең башкарма директоры Әскәр Гариев фикере белән уртаклашты.

-Өч ел инде федерация эшләп килә. Сездә МР башкарма комитетының яшьләр эше һәм спорт мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе Альберт Ильин эшчән егет. Район Идел буена урнашкан, матур табигатьле. Республикада һәр район да мондый спорткомплекс белән мактана алмый: өлкәннәр һәм кечкенәләр өчен бассейн, тренажер класслары... Шөгыльләнер өчен бөтен шартлар тудырылган. Очрашканда әлеге комплексны төзүдә ярдәм иткән, район халкына спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлек биргәне өчен РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Ирек улы Гыйлметдиновка да рәхмәт җиткерәчәкмен. Бүгенге уен җиңүчеләргә беренчелек өчен көрәштә катнашу мөмкинлеге бирә. Финал 1-4 майда Казанда булачак. Форсаттан файдаланып шуны да әйтергә кирәк, апрельдә Казан тарихында беренче тапкыр бадминтон буенча Европа чемпионаты була. 40 илдән спортчылар килер дип көтелә. Ә бүгенге уенда Кайбыч һәм буалылар лидер булды, Тәтеш белән каматамагылылар да алардан күпкә калышмый. (Безнең район бу уенда беренче тапкыр катнаша һәм күренгәнчә, нәтиҗәләре дә начар түгел. - Ред). Турнирда катнашучылар биш төрдә уйнады, ялгыз: егет һәм кызлар, парлы: егет һәм кызлар, катнаш. Безнең районнан Эльвира Ильина ялгыз һәм парлы уеннарда көмеш призер булды.

Юкка гына бу турнир космонавтлар көненә багышланмаган һәм ул хәзер бөтенроссия статусы алды.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев