Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Бадминтон буенча республика беренчелегендә

24-26 апрельдә Яшел Үзәндә бадминтон буенча ТР беренчелеге уздырылды. Әлеге турнирда республиканың төп 6 терәк үзәгендә үткәрелгән беренчелекнең зона этапларында җиңүчеләр катнашты. Безнең районнан финалда Нияз Галиханов, Рияз Нуриев, Дмитрий Севастьянов, Айрат Ишанов, Фәризә Моталипова, Таңсылу Хәсәнова, Эльвира Ильина һәм Альберт Ильин катнашты. Спортчыларыбыз әлеге ярышларда уңышлы чыгыш ясап, район...

24-26 апрельдә Яшел Үзәндә бадминтон буенча ТР беренчелеге уздырылды. Әлеге турнирда республиканың төп 6 терәк үзәгендә үткәрелгән беренчелекнең зона этапларында җиңүчеләр катнашты.

Безнең районнан финалда Нияз Галиханов, Рияз Нуриев, Дмитрий Севастьянов, Айрат Ишанов, Фәризә Моталипова, Таңсылу Хәсәнова, Эльвира Ильина һәм Альберт Ильин катнашты. Спортчыларыбыз әлеге ярышларда уңышлы чыгыш ясап, район данын лаеклы яклады. Дмитрий Севастьянов Кайбыч спортчысы Полина Григорьева белән бергә чыгыш ясап, өченче урынны алды. Ялгыз турнирда Дмитрий киеренке көрәштә ярымфиналда әлеге турнирның көмеш призерыннан азга гына калышты.

Дмитрийның ышанычлы чыгышы ТР бадминтон федерациясе тарафыннан игътибарсыз калмады. Ул җәйге җыеннарга чакырылды һәм ТР җыелма командасы кандидат булды. Бер ел ярым эчендә безнең район бадминтонда конкурентка сәләтле булды. Спортчыларыбыз озак еллар дәвамында бадминтонда өстенлек иткән башка район вәкилләре белән бер дәрәҗәдә уйный. Спортчыларыбызга ирешелгәннәрдә тукҗтапка калмаска һәм уңышлар теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев