Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Авыр атлетлар җиңү яулады

Спорт мәктәбе укучылары Казанда узган авыр атлетика буенча ачык беренчелектән медальләр белән кайтты.

Татарстан башкаласында авыр атлетика буенча шәһәр беренчелеге булып узды, анда Тәмте авыр атлетика секциясендә тәрбияләнүчеләр зур уңыш белән чыгыш ясады.

Безнең спортчы – Евгений Миронов киеренке көрәштә беренче урынны алды, шул рәвешле II спорт разряды нормативын үтәде.

Тагын бер спортчы Руслан Шәйхелисламов өченче урынны алды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Руслан ярышларда ике еллык тәнәфестән соң катнашты.

Авыр атлетика буенча спорт мәктәбе тренеры Евгений Семин спортчыларга актив җитәкчелек итә һәм кирәкле киңәшләре белән булыша.

- Безнең егетләр, алтын һәм бронза медальләр яулап, зур уңыш казандылар. Спортчыларыбызның моңа үзләреннән өлкәнрәк яшьтәге көндәшләре белән ярышып ирешүе аеруча куанычлы, - дип билгеләп үтте Евгений Михайлович.

Тәмте спорт мәктәбендәге авыр атлетика буенча секция 2013 елдан бирле эшли. Балалар күп тапкырлар республика һәм Бөтенроссия ярышлары призер исеменә лаек булган.

Евгений Мироновның уңышлары җыелмасында 2021 елда Тимерҗанов истәлегенә Бөгелмәдә һәм Татарстан Республикасында узган 15 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында авыр атлетика буенча Бөтенроссия ярышларында яулаган чемпион титуллары бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев