Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

“Авыл яшьләре” спорт дулкынында

Узган атнада Мамадышта "Авыл яшьләре" IХ республика уеннары үткәрелде. Анда Татарстанның 43 районы командасы, шул исәптән 43 кеше составындагы безнең район командасы да катнашты. Район спортчылары спортның 15 төрендә чыгыш ясады. Шуның ике төрендә бик яхшы күрсәткечләргә ирештеләр. Шушы уеннар тарихында беренче тапкыр безнең футболчылар финалга чыкты һәм киеренке матчтан...

Узган атнада Мамадышта "Авыл яшьләре" IХ республика уеннары үткәрелде.

Анда Татарстанның 43 районы командасы, шул исәптән 43 кеше составындагы безнең район командасы да катнашты. Район спортчылары спортның 15 төрендә чыгыш ясады. Шуның ике төрендә бик яхшы күрсәткечләргә ирештеләр. Шушы уеннар тарихында беренче тапкыр безнең футболчылар финалга чыкты һәм киеренке матчтан соң пьедесталның өченче баскычына күтәрелде. Мини-футболда өченче урын - лаеклы нәтиҗә. Ул команда тренеры Ришат Ханановның тырышлыгы нәтиҗәсе, бердәм команда туплап, футбол кырына районның көчле уенчыларын чыгарган. Команданы шатландырган тагын бер күрсәткеч - хатын-кызлар арасында трактор йөртү буенча Гөлфия сафина (рәсемдә алгы планда) беренче урынны яулады. Өч төрле ярышта Гөлфия дүртенче булды. Нәтиҗәдә республиканың 43 районы арасында 29 гомумкоманда урыны безнең район командасы өчен яхшы күрсәткеч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев