Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Авырлыклар аңа киртә түгел

Күпләр хәтерлидер, моннан дүрт ел элек 17 яшьлек Динар Мифтахов юл һәлакәтенә юлыга. Бу күңелсез хәл Кама Тамагы бистәсендә була. Ул көннәрне искә төшерергә яратмый Динар. Без, күршеләр, аның һәр алга киткән уңышын күзәтеп, сөенеп торабыз. Башта Динарны капка төбендә коляскада күрү шатландырса, аннан бассейнда йөзүе чын куаныч булды. Төшенкелеккә...

Күпләр хәтерлидер, моннан дүрт ел элек 17 яшьлек Динар Мифтахов юл һәлакәтенә юлыга.
Бу күңелсез хәл Кама Тамагы бистәсендә була. Ул көннәрне искә төшерергә яратмый Динар. Без, күршеләр, аның һәр алга киткән уңышын күзәтеп, сөенеп торабыз.
Башта Динарны капка төбендә коляскада күрү шатландырса, аннан бассейнда йөзүе чын куаныч булды. Төшенкелеккә бирелмәгән, йөзендә һәрчак елмаю "кабызган" бу егет чыннан да көчле рухлы кеше. Читтән торып ТИСБИда юридик факультетның өченче курсында белем ала.
2011 елда аны ТР инвалидларның физкультура-спорт җәмгыяте оештырган ярышларда үзен сынап карарга чакыралар. Динар кул көрәштереп II урын, коляскада йөрү буенча II, ә "бочче"да - III урынны яулап кайта."Минем өчен кул көрәштерү кыенрак булды, шуны аңладым-шөгыльләнергә кирәк", - ди ул һәм ныклап тренажерларда эшли. Узган ел Казанның "Ак Бүре" спорт комплексына инвалидлар арасында уздырылган ярышларга чакыралар. Тренажерда 67 тапкыр кул белән эшләп I урын, ядрә ыргытуда II урынга лаек була. Шунда Динарның уңышларын күреп спорт әзерлеге үзәгенә көймәдә академик ишү ярышында көч сынарга чакыралар. мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең Россия җыелма командасы өлкән тренеры Валерий Рябков беренче әзерлек тренировка чыгымнарын үзе түли һәм Израильгә (анда уңайлы шартлар зур) барырга чакыра. Чит илгә бару чыгымнарын ТР Яшьләр эше һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов хәл итә. Шулай итеп, 14 марттан 10 көн эчендә беренче әзерлек чыныгулар алып кайта Динар. "Һәр көнне 27 км. ишкәк ишеп, тренажерларда шөгыльләнеп, беренче күнегүләр алдык. Команда да без- мөмкинлекләре чикләнгән 11 кеше. Татарстаннан мин генә,-ди ул. -Сынатырга теләмим". Хыяллары чынга ашсын, берүк. Динарның әнисе Резидә ханым улының уңышларына куанып, болай ди: "Юлыбызда гел әйбәт кешеләр генә очрый, шөкер, иң беренче рәхмәтемне район башлыгы Зөфәр абыйга әйтәсем килә- бассейнга түләүсез йөрү һәм башка мөмкинлекләр бирде".
Динар 14 апрельдән тагын 10 көнгә Израильнең Тель-Авив шәһәрендә әзерлек күнекмәләре алырга җыена. Россиянең мөмкинлекләре чикләнгән җыелма командасының 9 майда булачак (шәһәре билгеле түгел әлегә) чемпионатына әзерләнәләр. Уңышлар телибез аңа!
Рәсемдә: Динар алдагы рәттә сулдан икенче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X