Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

"Атлет" клубы

Тәмте авыл мәдәният йортында спортның авыр атлетика олимпия төрен үстерү һәм популярлаштыру, шулай ук сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм авыл яшьләрен спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү өчен оештырылган «Атлет» спорт-яшүсмерләр клубы эшли башлауга бер ел була. Клуб эшчәнлегенең төп максаты - яшүсмерләрнең республика һәм бөтенроссия ярышларында катнашу өчен спортчы-разрядчылар әзерләү....

Тәмте авыл мәдәният йортында спортның авыр атлетика олимпия төрен үстерү һәм популярлаштыру, шулай ук сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм авыл яшьләрен спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү өчен оештырылган «Атлет» спорт-яшүсмерләр клубы эшли башлауга бер ел була.

Клуб эшчәнлегенең төп максаты - яшүсмерләрнең республика һәм бөтенроссия ярышларында катнашу өчен спортчы-разрядчылар әзерләү. Кырык елдан артык спорт стажы булган , авыр атлетика буенча СССР спорт мастеры Евгений Михайлович Семен «Атлет» спорт-яшүсмерләр клубын оештыручы һәм җитәкчесе, шулай ук спорт секциясе тренеры булып тора. Клубны үстерү перспективасында пауэрлифтинг, атлетик гимнастика һәм гер спорты буенча спорт секцияләре ачу. Секция эшләү вакытында төрле вакытта 59дан артык кеше күнегүләргә йөрде. Хәзерге вакытта 13 кеше авыр атлетика белән шөгыльләнә, шул исәптән 15 һәм 13 яшьлек ике кыз да. Атлетик гимнастика белән 6 кеше мавыга. «Хәзерге вакытта «Атлет» спорт-яшүсмерләр клубының яхшы материаль базасы юк, - ди Евгений Михайлович, - хәер, спорт инвентаре да мактанырлык түгел, клуб үз хисабына, клуб әгъзаларының ирекле взносына, аерым кешеләр, район ДЮСШ, район хакимияте һәм җирле үзидарә ярдәме хисабына яши»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев