Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Җәмгыятьне берләштерү чарасы буларак спорт

Биш еллык тәнәфестән соң инде икенче ел районда җирлекләр арасында спартакиада уза.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Заһидуллин cпартакиаданы ачып, спортчыларны котлады һәм нормативлар тапшырган каматамагылыларга ГТО алтын значокларын бирде.

Быел командалар өч спорт төре – йөзү, өстәл теннисы, шашка һәм ике ярышта – аркан тарту һәм эстафетада көч сынашты.

Барлыгы 17 команда тәкъдим ителде, спартакиадада Тенеш, Красновидово һәм Яңа Сала авыл җирлекләре катнашмады.

Алты җирлек башлыгы ярышларда үзләре дә катнашты. Алар арасында шашка уйнап, яхшы нәтиҗәләр күрсәтүчеләр: беренче урынны алган Фарук Гарифуллин (Олы Кариле), өченче урын яулаган Рамил Вафин (Олы Салтык), Илшат Җиһаншин (Иске Барыш), Динар Мөхәммәдуллин (Балтач). Өстәл теннисында Радик Сәгъдиев (Олы Бортас) бик яхшы уен күрсәтте. Игорь Зиновьев (Тәмте) аркан тартуда катнашты, аның командасы ярышта 1 урынны яулады, Павел Сорокин (Сөйки) командасы сигез катнашучы арасында дүртенче булды.

Иң кызыклысы ярышлар булды. Икесендә дә сигез команда гына катнашты.

Кыю дүртлек йөгерде, сикергеч аша сикерде, туп ташыды һәм тупта сикерде, «крестики-нолики»ны тизлеккә уйнады.

Кама Тамагы, Сөйки, Олы Кариле, Олы Салтык, Тәмте, Затон, Иске Казиле һәм Варварино командаларны тәкъдим итте һәм ярымфиналга, финалга һәм беренче урынга чыгар өчен мәйданда көч сынаштылар. Соңгы этапта Сөйки һәм Кама Тамагы җирлекләре командалары очрашты. Барысын да соңгы «крестики-нолики» уены хәл итте. Сөйкилеләр көчлерәк һәм җитезрәк булып чыкты. Өченче урынны Олы Кариле командасы алды.

Соңгы ярыш – аркан тартышу булды. Авырлыкларны үлчәгәннән соң, ярышка Кече Салтык, Олы Кариле, Затон, Кама Тамагы, Тәмте, Иске Казиле, Олы Салтык һәм Сөйки командалары чакырылды.

Бу җанатарларны җыя торган бик кызыклы ярыш. Һәр яктан спортчыларга теләктәшлек белдереп, шау-шу, кычкырган, сызгырган тавышлар яңгырап торды.

Нәтиҗәдә команданың авырлыгы бу ярышта хәлиткеч булмады – финалга затонлылар һәм тәмтелеләр чыкты, соңгылары көчлерәк иде. Өченче урынны Иске Казиле баһадирлары командасы алды.

Ярышлар тәмамлангач, бүләкләү тантанасы узды.

Спартакиада җиңүчеләренә грамоталарны район башлыгы Наил Вазыхов тапшырды.

Хатын-кызлар арасында йөзү буенча иң җитезе Полина Борисова (Сөйки) булды, икенче урында – Ольга Киреева (Затон), өченче урынны – Ләйлә Гыймранова (Иске Казиле) яулады. Ир-атлар арасында районда танылган йөзүче Денис Апуник (Затон) җиңүче булды, икенче урында Илнур Вафин (Олы Салтык), өченчедә – Ленар Сөләйманов (Иске Казиле).

Хатын-кызлар арасында өстәл теннисында пьедесталга күтәрелделәр: беренче урында – Гөлинә Зыятдинова (Олы Кариле), икенче урында – Алевтина Мартьянова (Осинники), өченче урында – Ирина Софьина (Затон). Ир-атлар арасында: 1 урында – Максим Важов (Сөйки), 2 урында Ранис Кәримов (Иске Казиле), 3 урынны Сергей Рыжов (Кирельск) яулады.

Шашка буенча хатын-кызлар арасында иң яхшы нәтиҗәне Дамирә Сөләйманова (Иске Казиле) күрсәтте, 2 урында – Гөлүсә Акташ (Олы Кариле), 3 урында – Регина Идрисова (Кама Тамагы). Ир-атлар арасында Фарук Гарифуллин җиңү яулады, икенче урында-Анатолий Гаврилов (Затон), өченче урынны Рамил Вафин алды.

Командалар җыйган очколар электрон таблода оператив рәвештә күрсәтелеп барды, ул инде икенче ел ярышлар уздырганда яшьләр һәм спорт бүлеге тарафыннан кулланыла.

Катгый көрәштә олыкарилелеләр бүтәннәрдән ешрак мактау пьедесталына күтәрелделәр һәм иң күп балл җыйдылар.

Икенче нәтиҗәле команда затон җыелма командасы булды, өченчесе – Сөйкинеке.

Дөрес, барлык спортчылар да балл исәбе белән риза булмады, бәлки оештыручыларга катнашучылар фикеренә колак салырга һәм гамәлдәге исәпләү системасын яңадан карап чыгарга кирәктер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев