Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Алкалы хоккей

26 гыйнварда Кама Тамагы урта мәктәбе хоккей тартмачыгында Кама Тамагы муниципаль район башлыгы кубогына алкалы хоккей буенча ярыш үткәрелә. Бозда район муниципаль берәмлекләрнең җыелма ирләр командалары катнашачак. Кама Тамагы, Куйбышев затон шәһәр тибындагы поселоклар, Олы Кариле, Олы Салтык, Иске Казиле һәм Олы Яңасала авыл җирлекләре бу көнне алкалы хоккей буенча...

26 гыйнварда Кама Тамагы урта мәктәбе хоккей тартмачыгында Кама Тамагы муниципаль район башлыгы кубогына алкалы хоккей буенча ярыш үткәрелә.

Бозда район муниципаль берәмлекләрнең җыелма ирләр командалары катнашачак. Кама Тамагы, Куйбышев затон шәһәр тибындагы поселоклар, Олы Кариле, Олы Салтык, Иске Казиле һәм Олы Яңасала авыл җирлекләре бу көнне алкалы хоккей буенча ярыш чемпионы исеме һәм район башлыгы кубогына хуҗа булу өчен көч сынашачак. Уеннар 10.30 сәгатьтә ачыла. Каматамагылыларны чарада актив катнашырга, үз командаларына көч биреп торырга һәм кызыклы уен карарга чакырабыз. Җанатарларны яңа пешкән ризыклар һәм кайнар чәй, музыка, саф һава һәм күтәренке кәеф көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев