Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

26 июньдә Казанда җиденче велойөгерү башланды

Наркоманиягә каршы көрәш көненә багышланган велойөгерү 27 июньдә безнең район аша узды. Кичен велосипедчыларны Тенештән ерак түгел район вәкилләре - МР башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Елена Сороковнина, спорт мәктәбе директоры Александр Кочетков, мәгариф идарәсе җитәкчесе Илшат Гомәров һәм башкалар каршы алды. Ике көндә төркем 200 километр...

Наркоманиягә каршы көрәш көненә багышланган велойөгерү 27 июньдә безнең район аша узды.

Кичен велосипедчыларны Тенештән ерак түгел район вәкилләре - МР башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Елена Сороковнина, спорт мәктәбе директоры Александр Кочетков, мәгариф идарәсе җитәкчесе Илшат Гомәров һәм башкалар каршы алды. Ике көндә төркем 200 километр узган. Быел Казан-Самара-Яр Чаллы-Казан марафонында барлыгы 14 велосипедчы һәм дүрт кеше составындагы пиар-төркем катнаша.

Велосипедчылар "Волга" лагерында үз палаткаларында кунды, кичен яшьләр көненә багышланган дискотекада катнашты. Биредә балалар яшьләргә сәламәт яшәү рәвеше алып баруны пропагандалаучы белешмә таратты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев