Идел таңнары

Кама Тамагы районы

Рус Тат
Сәламәтлекне саклау

Җәй җәрәхәтсез узсын: беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләре

Җәй җәрәхәтсез узсын: беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләре

Зарыгып көткән җәй еш кына имгәнү-җәрәхәтләре белән дә истә кала. Аяк астыннан чыккан бәлаләр дә күбрәк шул вакытта килеп чыга, ди белгечләр. Бүгенге сәхифәбездә беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләрен искә төшерәбез.

Кояш сугу

Билгеләре. Кояш суккан кешенең башы авырта, хәлсезләнә, коса, температурасы күтәрелә, колагы да шауларга мөмкин.

Нәрсә эшләргә? Хәле начарланган кешене иң элек тизрәк күләгәгә яки салкынчарак урынга алып чыгыгыз. Башын югарырак күтәртеп яткырыгыз. Кысып торган киемнәрен салдырырга яки чишеп җибәрергә кирәк. Авыруның өстенә салкын су сибегез, юеш җәймә белән төреп куегыз. Маңгай турысына салкын суга манылган чүпрәктән компресс куегыз. Аңында булса, авыруга күп итеп су эчерегез. Күңеле болгана башласа, аны яны белән яткырыгыз. Бармакка бинт урап, авыз куышлыгын чистартыгыз. Косык  үпкәгә эләгергә тиеш түгел. Кеше аңын югалткан очракта, нашатырь спиртына манылган мамык иснәтеп, аңына китерергә кирәк. Кешенең сулышы тоемланмаса, йөрәкнең тибеше сизелмәсә, йөрәккә массаж ясарга һәм ясалма сулыш алдырырга кирәк. Авыруга үзегез генә ярдәм итә алмасагыз, кичекмәстән табиб чакырыгыз. Кечкенә балага эссе сукканда; зыян күрүченең тән температурасы 39 градуска кадәр күтәрелгәндә; кеше берничә минут дәвамында аңсыз ятса, сулавы кыенлашса; борыныннан кан китеп, 5 минут эчендә туктамаса, иң беренче чиратта табиб чакырырга кирәк.

Яшерен-батырын түгел, күбебез эссе сугуга үз җае белән уза торган вакытлы күренеш итеп карый. Чынлыкта исә вакытында тиешле ярдәм күрсәтелмәгән очракта, аянычлы нәтиҗәләргә дә китерергә мөмкин. Рәсми саннарга күз салсак, эсседә кояш сугу очракларының 10 проценттан артыгы үлем-китем белән тәмамлана. Ярты сәгать эчендә беренче ярдәм күрсәтелмәсә, кешенең гомере өзелергә мөмкин. Кояш суккан кешеләр арасында берәр атнадан йөрәк яки бөер авыруыннан үлүчеләр дә бар.

Бал корты чагу

Билгеләре. Корт чаккан урын, гадәттә, шешеп чыга, кычыта. Кайбер кеше корт агуына аеруча нык сизгер була. Андый чакта аларның тәннәренә кычыткан бизгәге (крапивница) чыга, өске сулыш юллары, бронхлар кысылып, кеше буыла башлый, кан басымы төшәргә мөмкин.

Нәрсә эшләргә? Иң беренче эш итеп энәсен чыгарып, яра урынын эшкәртергә кирәк. Корт чагудан аллергиясе булган кешегә исә тиз арада беренче ярдәм күрсәтелергә тиеш. Авыруны иң элек яткырып, бүлмәне җилләтергә, буылса, ясалма сулыш алдырырга кирәк. Кортның энәсен пинцет ярдәмендә алырга, зыян күргән урынга боз куеп торырга яки спирт катнашмасы белән эшкәртергә, антигистамин дарулар эчәрергә, преднизолон мазе сыларга кирәк.

Пешү

Билгеләре. Пешкән урын кызара, шешә, анда куыклар пәйда була. Җәрәхәтләнгән урын канарга да мөмкин.

Нәрсә эшләргә? Пешкән урынга иң элек салкын әйбер куярга кирәк. Аны краннан аккан салкын су астында тотсаң да була. Суык җылылыкның көчен киметә, пешкән урынга җәелергә ирек бирми. Пешкән урынга махсус мазь сөртү дә файдага гына булачак. Каш ясыйм дип, күз чыкмасын өчен, халык медицинасында тәкъдим ителгән төнәтмәләрне сөртергә, төрле үлән яфраклары куеп торырга ярамый. Юкса пешкән урынга инфекция эләгүе бар. Яралы урынга майлар сөртү дә тыела. Җәрәхәт җитди булганда, тиз арада табибка мөрәҗәгать итегез.

Суга бату

Билгеләре. Сулыш юлларына су эләгү аркасында кешегә һава җитми башлый, буыла, суда тыпырчынырга тотына.

Реклама

Нәрсә эшләргә? Суга батканда кеше куркудан теләсә кайсы әйбергә тотынырга тырышачак. Андый чакта кул астына коткаручы эләксә, икегезнең дә гомеренә куркыныч яный дигән сүз. Шуңа күрә суга батучы янына арттан йөзеп килеп, аны чәченнән яки култык астыннан эләктереп алырга кирәк. Алга таба аның йөзен өскә каратып, яр кырыена алып чыгу зарур. Суга батучының сулышы сизелмәсә, тиз арада аркасына яткырып, йөрәгенә массаж ясагыз. Үз аңында булган очракта, юеш киемнәрен салдырып, коры киемнәр киертергә, җылы чәй эчерергә кирәк.

Кул, бармак киселү

Билгеләре. Кул, бармак киселүне гадәти күренеш итеп кабул итәргә күнеккән без. Әмма киселгән урын сызласа, тән тиресе агарса, маңгайдан тир бәреп чыгып, бизгәк башланса, кан агуны туктатып булмаса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Нәрсә эшләргә? Киселү артык тирән булмаса, иң элек аны җылы су белән юып алырга кирәк. Алга таба киселгән урынның кырыйларын (яраның үзен түгел!) хлоргексидин, водород перекисе, йод яки яшел су (зеленка) белән эшкәртегез. Аннары яра өстенә пластырь ябыштырасы.

Сөяк сыну

Билгеләре. Җәрәхәтләнгән кул яки аякны аз гына селкетергә маташканда да көчәюче кискен авырту сизелә. Сөяк сынуның иң беренче билгесе әнә шуннан гыйбарәт. Сөяк сынуның ачык һәм ябык төрләре була. Ябык сыну вакытында тире бозыла. Күчәре үзгәрү һәм мускуллары кыскару нәтиҗәсендә, гадәттә, кул-аякның озынлыгы кечерәя. Шул сәбәпле тышкы яктан аларның формасы үзгәрә. Ачык сыну вакытында тән тиресе ертылып ук чыга. Кайчак хәтта сөякнең очы күренеп торырга да мөмкин.

Нәрсә эшләргә? Иң элек сынган урынга кул астындагы таяк, такта яки эре ботаклар ярдәмендә шин салыгыз. Җәрәхәтләнгән очлык мөмкин кадәр азрак хәрәкәтләнерлек булсын. Сынган кул-аякны яулык, шарф, каеш ярдәмендә ике күрше буынны шин эләктерерлек итеп салыгыз. Әйтик, балтыр сөяге сынган вакытта шинны тез һәм балтыр-табан буыннарын эләктереп салырга кирәк. Болай эшләгәндә алар хәрәкәтсез булачак, сөяк сыныклары, тирә-яктагы тукымаларны җәрәхәтләп, күчә алмаячак. Имгәнгән ботка шин салганда аеруча игътибарлы булырга кирәк. Әгәр якын-тирәдә шинга аз гына булса да охшаган бернәрсә дә юк икән, зыян килгән аякны бинт ярдәмендә икенчесенә бәйләп куегыз. Иңбаш сөяге сынган вакытта кулны гәүдәгә бәйләп кую киңәш ителә. Шуннан соң гына зыян күрүчене хастаханәгә озатырга мөмкин.

Бәрелү

Билгеләре. Бәрелгән урын сызлый башлый, шешеп чыга. Берничә сәгатьтән бәрелгән урында кара көйгән эз дә пәйда була. Тирән тукымалар җәрәхәтләнгәндә ул урын 2–3 көннән соң да каралып чыгарга мөмкин.

Нәрсә эшләргә? Башта бәрелгән урынга кысып торучы бәйләвеч салып, аны бозлы куык, салкын компресс, юеш тастымал, салкын металл әйбер ярдәмендә суытырга кирәк. Алга таба бәрелгән аяк-кулны өчпочмаклы яулыкка асып куеп, буынны 8ле кебек бәйләвеч, шин ярдәмендә бәйләргә. Күгәргән урын тизрәк суырылсын өчен, тирегә 0,25–0,5 процентлы йод эремәсе белән «челтәр»ләр ясарга мөмкин. Моның өчен 5 процентлы йод эремәсен спирт яки аракы белән сыеклатырга кирәк. Баш, күкрәк һәм корсак бәрелгәндә яшерен җәрәхәтләр барлыкка килергә мөмкин. Бу очракта кичекмәстән табибка күренергә кирәк. Бәрелү урынында барлыкка килгән күгәректәге үзгәрешләрне дә күзәтеп тору хәерле. Әгәр ул вакыт узган саен төсен кызылдан – аксыл шәмәхәгә, чия кызыл һәм зәңгәргә, аннары саргылт-яшелгә үзгәртә икән, димәк, барысы да тәртиптә. Әгәр ул тагын да ныграк кызарып, шешенү һәм сызлау көчәйсә, бәрелгән урынның үлекли башлаган булуы ихтимал. Кичекмәстән табибка мөрәжәгать итегез.

https://vatantat.ru/2022/05/83169/

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев