Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлекне саклау

Хәзер медицина ярдәмен күрсәтү кулайрак

2007 елдан Варварино фельдшер-акушерлык пунктында Надежда Семина эшли.

1980 елда ул Яшел Үзән медицина училищесын тәмамлап, туган районына кайта. Яшь фельдшерны Көрәле ФАПына эшкә алалар. Вакыт узу белән ул туган авылына – Тәмте участок хастаханәсенә эшкә күчә. Озак еллар хирургия бүлегендә шәфкать туташы булып эшли. Хастаханә ябылгач, яңа ачылган табиблар амбулаториясендә һәркемгә дә эш җитми.

- Миңа ул вакытта Варварино ФАПын тәкъдим иттеләр, мин риза булдым, - ди Надежда Павловна. - Бирегә атнага өч тапкыр киләм. Элек медицина сумкасы белән өйләргә йөрдем, медицина тикшерүләре үткәрдем, прививкалар ясадым, амбулаториягә табибларга җибәрдем. Хәзер эш шартлары күпкә яхшырак – яңа заманча ФАП, кешеләр өчен дә, персонал өчен дә барлык уңайлыклар булдырылган. Әмма иң мөһиме – мондый ФАПта медицина хезмәтләренең киң спектрын күрсәтергә мөмкин. Менә хәзер мин пациентка укол ясадым, ул хәленнән зарланган иде. Шуңа күрә ул кардиограмма да ясадым, аны кардиологка җибәрдем.

Бүген авылда даими рәвештә 100гә якын кеше яши. Һәркемгә медицина ярдәме кирәк. Надежда Павловна прививкаларның Милли календаре буенча халыкка вакцинация ясый, өлкән яшьтәге кешеләрне үзәк район хастаханәсенә диспансерлаштыруга җибәрә. Авыруларны алып бара. Асылда гаилә табибы дип әйтергә була. Медицинада эш стажы 43 ел. Ул бик тәҗрибәле, грамоталы һәм ярдәмчел белгеч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев