Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлекне саклау

Үзәк район хастаханәсендә Ачык ишекләр көне узды

Киләчәктә сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләргә планлаштыручы мәктәп укучылары Казан Дәүләт медицина университеты ректоры белән очрашты.

Укучылар видеопрезентация карадылар, медицина университеты ректорына сораулар бирделәр, район башлыгы һәм үзәк район хастаханәсе баш табибы белән аралаштылар, шулай ук хастаханә буйлап экскурсия ясадылар.

Чара «Ак халатлы фәрештәләр» фестивале кысаларында узды.

Район мәктәпләрендә укучылар белән очрашуда медицина фәннәре докторы, профессор, 2009 елдан алып КДМУ ректоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Алексей Созинов, район башлыгы Наил Вазыйхов һәм үзәк район хастаханәсе баш табибы Ильяс Минвәлиев катнашты. Чара кызыклы, нәтиҗәле һәм бай эчтәлекле булды.

Очрашуда педагоглар, укучылар һәм ата-аналар, шулай ук район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре бар иде.

КДМУ ректоры Алексей Станиславович җыелган халык алдында чыгыш ясады, ул югары уку йортының эшчәнлеге, кафедралар, илнең иң дәрәҗәле медицина уку йортларының берсендә уку үзенчәлекләре турында сөйләде.

"Мин сезне безнең вузга керергә үгетләргә килмәдем, гәрчә ул илнең иң яхшы медицина университетларының берсе булса да. Хәзер сез һөнәр генә түгел, ә киләчәк язмышыгызны, тормыш юлыгызны сайлыйсыз, һәм бу сайлауга бик җаваплы карарга кирәк. Аны йөрәк белән генә түгел, акыл белән, якын кешеләрегезнең, педагогларыгызның киңәшләрен тыңлап эшләргә кирәк. Табиб һөнәрен сайлаганчы, 100 тапкыр уйлагыз, ул рәхмәтле эш түгел һәм шактый авыр хезмәт...»- диде ул.

Шуңа да карамастан, 2022 елда КДМУга конкурс бер урынга 11,4 кешене тәшкил итте, анда укырга теләүчеләр һәрчак күп.

Ректор уку йортының 200 елдан артык булган тарихы турында сөйләде, аны тәмамлаган күренекле кешеләрне билгеләп үтте. Ректорның чыгышы бик кызыклы һәм бай булды. Ахырдан ул сорауларга җавап бирде, халык санын һәм республика халкының гомер озынлыгын арттыруга кагылышлы өстенлекле бурычлар турында сөйләде. Алексей Станиславович билгеләп үткәнчә, республика хастаханәләре заманча медицина җиһазлары белән тәэмин ителгән, әмма яхшы табиблардан һәм белгечләрдән башка ул нәтиҗәле эшләмәячәк.

«Халык сәламәтлеге сагында торган табибларыбыз алдында баш иябез. Табиб һөнәрен алырга планлаштырган яшьләр районга әйләнеп кайтыр һәм биредәге якташларына медицина ярдәме күрсәтер дип өметләнәм. Әлбәттә, без моны хуплыйбыз, чөнки үзәк район хастаханәсенең баш табибы районга белгечләр җәлеп итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшли, ә яхшы табиблар һәрвакыт кирәк», - диде район башлыгы Наил Вазыйхов. Ул укучыларга табиб һөнәре белән якыннанрак танышу өчен үзәк район хастаханәсенә ешрак килергә киңәш итте. Наил Альберт улы шулай ук безнең районга килергә һәм укучылар белән аралашырга вакыт тапканы өчен Алексей Созиновка рәхмәт белдерде, Алексей Станиславович үзенең хезмәт кенәгәсендәге беренче язуның Тәтеш үзәк район хастаханәсендә язылуы, анда терапевт булып эшләве, шулай ук төзелеш отряды белән Кама Тамагы районында күп тапкырлар булуы, шуңа күрә бу ике районны бик якын күрүе турында әйтте.

Ильяс Минвәлиев үзәк район хастаханәсенең кадрлар составы, стационар бүлекләре, поликлиника эше турында җентекләп сөйләде, хастаханәдә өстәмә укулар узучы һәм уңышлы эшләүче яшь кадрлар булуын да билгеләп үтте.

Чыгарылыш сыйныф укучылары һәр чыгышны да зур кызыксыну белән тыңладылар. Аларның барысына да КДМУ абитуриентлары өчен мөһим мәгълүмат тупланган белешмәлекләр таратылды.

Без укучылар белән аралаштык һәм алардан «Медицинаны сайлаячаксызмы?” дип сорадык.

Кама Тамагы урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Дарья Морозова: «Мин хирург булырга телим, КДМУга керергә планлаштырам. Мине кан тамырлары хирургиясе кызыксындыра, бу бүгенге көндә бик актуаль». Дарьяның әти-әнисе елга флотында эшли, гаиләдә медицина хезмәткәрләре юк һәм Дарья беренче булачагына өметләнә. Ул бик яхшы укый, хәзер актив рәвештә БДИга әзерләнә, химия һәм биология фәннәрен сайлаган һәм ышанычлы рәвештә үз максатына омтыла.

Рузилә Хәйруллина шулай ук медицина юлын сайларга ниятли: «Әгәр вузга укырга керә алмасам, медицина көллиятенә керәчәкмен, эшем медицина белән бәйле булырга тиеш дип карар иттем, хастаханәдә эшләргә телим. Минем апам Казанда шәфкать туташы булып эшли һәм мин бу һөнәр белән бик кызыксынам».

Карина Сабирова теш табибы булырга тели: "Бу һәрвакыт актуаль һәм кирәкле һөнәр. Әтием үзәк район хастаханәсендә теш технигы булып эшли һәм бу юнәлеш миңа бераз таныш, аның ничек эшләгәнен күргәнем бар, шуңа күрә нәкъ менә табиб-стоматолог булырга телим».

Кайбер укучылар үзләренең кем булачакларын төгәл хәл итмәгән, ләкин медицинаны сайлаганнар. Кама Тамагы мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Александр Сафронов: "Мин табиб булырга телим, нинди табиб буласым әлегә билгеле түгел. Медицинага керергә үзем теләк белдердем, барлык якыннарым хуплады».

Снежана Богатова 11 нче сыйныфта укый, ул әнисе белән Тәмте авылыннан килгән, балачактан ук табиб булырга хыяллана, әнисе сәүдә өлкәсендә эшли, ә әтисе Республика балалар клиник хастаханәсендә табиб. Снежана әлегә сайлау алдында: ул биохимия яки дәвалау эшен сайлаячак, кыз яхшы укый, махсус предметларны актив өйрәнә, өстәмә рәвештә күп шөгыльләнә, шунысы яхшы – хәзер интернет аша да мәгълүмат алырга була.

Динара Нәҗмиева да КДМУга керергә планлаштыра, ул фармацевт булырга тели. Әнисе Гөлсинә Габделгазиз кызы Тәмте амбулаториясендә педиатрия шәфкать туташы булып эшли. Нәҗмиевлар КДМУ ректоры белән очрашуга гаилә белән килгәннәр, ата-ана кызларының адымын хуплый.

"Олы кызым педагог һөнәрен сайлады, кечесе медицина юлыннан китәргә тели. Яхшы укырга, БДИга әзерләнергә тырыша. Мин үзем медицина көллиятен тәмамладым, апам Казанда табиб-невролог булып эшли, шуңа күрә Динара бу юнәлешне сайлады», - ди әнисе.

Динараның әтисе Рамил Равил улы Тәмте авылында янгын сүндерү частендә эшли, ул да кызының сайлавын хуплый: «Динара яхшы укый, аның барысы да яхшы булыр дип өметләнәм, ә без ярдәм итәрбез».

Чараның рәсми өлеше тәмамлангач, теләгән кеше КДМУ ректорына үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде, аларга ул тулы җаваплар кайтарды.

Шулай ук укучылар хастаханә буйлап уздылар, тиздән ачылачак КТ кабинетын карадылар һәм медицина хезмәткәрләре белән аралаштылар.

Белешмә өчен: Татарстанда «Ак халатлы фәрештәләр" фестивале унберенче мәртәбә уздырыла. Фестивальне оештыручылар – Казан дәүләт медицина университеты, ТР сәламәтлек саклау министрлыгы, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе һәм «Таттехмедфарм» ДУП.

Фестивальнең бурычы – медицина һөнәрләре белән булачак эш урынында танышу –  чыннан да актуаль.

Мәктәп укучылары киләчәк белгечлек турында тулырак мәгълүмат ала һәм Казан дәүләт медицина университетының зур медицина берләшмәсенә юнәлтелгән юлның башы гына булуын аңлый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X