Шәфкать туташлары
Сигезенче сыйныф тәмамлагач Людмила алдында нинди һөнәр сайларга икән дигән сорау тумый, ул документларын Буа медицина училищесына тапшыра. 1983 елда исә Чүпрәле сырхауханәсен Кама Тамагына алыштырып, шәфкать туташы вазыйфаларын башкаруга керешә. Ул вакытта бирле 30 елдан артык вакыт узып киткән. Людмила стационар бүлекчәләрендә эшли. 1988 елда дектер ялыннан чыккач Людмила...
Сигезенче сыйныф тәмамлагач Людмила алдында нинди һөнәр сайларга икән дигән сорау тумый, ул документларын Буа медицина училищесына тапшыра. 1983 елда исә Чүпрәле сырхауханәсен Кама Тамагына алыштырып, шәфкать туташы вазыйфаларын башкаруга керешә. Ул вакытта бирле 30 елдан артык вакыт узып киткән. Людмила стационар бүлекчәләрендә эшли. 1988 елда дектер ялыннан чыккач Людмила Хәсәнованы стоматология кабинетына күчерәләр.
-Ул тәҗрибәле, намуслы шәфкать туташы, - ди табиб-стоматолог Гыйльфан Ибраһимов. -Аның белән тыныч эшлисең, кушылган барлык эшне вакытында һәм пөхтә итеп башкаруына ышанам.
Людмила ире белән ике кыз тәрбияләп үстергән. Өлкән кызлары әнисе эзеннән китеп, медицина училищесын тәмамлаган.
Диләрә Хөснуллина Олы Бортас мәктәбен тәмамлаган. 10 сыйныфны тәмамлагач КАзанга китә һәм медицина училищесына укырга керә. Шулай килеп чыга ки, ул гомере буена районда эшли. Медучилищены тәмамлаганнан соң юллама буенча район сырхауханәсенә эләгә. Биредә шушы көнгә кадәр 27 ел дәвамында эшли. Аны кайтуга ук диярлек хирургия бүлегенә эшкә урнаша.
-Бүлектә шәфкать туташлары барысы да яхшылар,- ди пациент Равил Зиннәтуллин. -Тәҗрибәлеләр, аралашучаннар, барысы да татарча сөйләшә. Килеп барысын да аңлаталар. Ә ясаган уколларын сизми дә каласың. Барысы да яхшылар, ә Диләрә исә көн саен безгә табиб язганнарны тайпылышсыз үтәп бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев