Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлекне саклау

Сезнең куллар җылысы

Июньнең өченче якшәмбесендә һәр ел саен медиклар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Бу көн 1983 елда барлыкка килә. Ул үзләрен безнең сәламәтлекне һәм гомеребезне саклап калуга багышлаган кешеләр бәйрәме. Гомумән, медиклар хезмәтен бәяләве авыр, чөнки көн саен алар кешеләрне үлемнән йолып кала, бу тормышта иң бәһасез булган сәламәтлекне кире кайтара....

Июньнең өченче якшәмбесендә һәр ел саен медиклар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Бу көн 1983 елда барлыкка килә. Ул үзләрен безнең сәламәтлекне һәм гомеребезне саклап калуга багышлаган кешеләр бәйрәме. Гомумән, медиклар хезмәтен бәяләве авыр, чөнки көн саен алар кешеләрне үлемнән йолып кала, бу тормышта иң бәһасез булган сәламәтлекне кире кайтара. Үзәк район дәваханәсе, Тәмте амбулаториясе табиблары, шәфкать туташлары, медицина персоналы, ФАП фельдшерлары турында без күп яздык. Газетада авыруларга карата һөнәрилеге һәм яхшы мөнәсәбәтләре өчен ак халатлы кешеләргә рәхмәт сүзләре дә күп языла.

Һөнәри бәйрәм - ул авыруларның хәлен җиңеләйтүче, хәтта гомерләрен коткарып калуда көндәлек эш башкаручылар турында сөйләү өчен тагын бер кат яхшы форсат. Бала таптыру бүлегенең өлкән шәфкать туташы Хәнифә Гыймранованы районда яшәүчеләр яхшы белә. 1987 елда Буа медицинасы училищесын тәмамлаганнан соң Хәнифә Вәгыйзь кызы үзәк дәваханәгә эшкә килә. Башта балалар бүлегендә шәфкать туташы булып эшли, аннан соң Наилә Канафина җитәкчелегендә бала тудыру бүлегенә күчә. «Наилә Кәримовна минем остазым булды, барысына да өйрәтте, эшебездә ярдәм итте, бар нәрсәгә дә таләпчән һәм тәртип ярата иде,- дип фикерләре белән уртаклашты Хәнифә Вәгыйзь кызы. "Мин хезмәттәшләремнән уңдым. Коллективыбыз дус һәм бердәм, барыбызның да тәҗрибәсе зур. Бер-беребезне алыштырып эшлибез».

Шәфкать туташы балачактан ук медик һөнәрен сайларга хыяллануы турында сөйләде. Кечкенә вакытта дус кызлары белән курчакларын дәвалап уйнаганнарын да искә алды. Эшегездә иң кыены һәм нәрсә шатлык белән канәгатьлек китерә, дигән сорауга Хәнифә Вәгыйзь кызы болай диде: «Дөресрәге иң кыены түгел, иң җаваплысы һәм борчу тудырганы - бала дөньяга килгән вакытыдыр. Ул вакытта барыбыз да әни кеше өчен борчылабыз, аңа ничек тә булса ярдәм итәргә тырышабыз. Яңа туган сабыйны әнисе кулына алгач, күзләрдә шатлык яшьләре барлыкка килә». хезмәттәшләре Хәнифә Гыймранова турында яхшы белгеч, тыйнак һәм сөйкемле ханым, тәҗрибәле медик буларак сөйләде. Сәламәтлек саклау өлкәсендә озак еллар һәм нәтиҗәле хезмәте өчен медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан Хәнифә Вәгыйзь кызы Татарстан Республикасы Сәламәтек саклау министрлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Бу үз эшенең остасы, тәҗрибәле медицина хезмәткәренең күпьеллык эшенә лаеклы бәя.

Участок табиб-терапевты Олег Наумовны Куйбышев Затонда яшәүчеләр яхшы белә. Олег Львович үзәк район дәваханәсендә 2008 елдан участок терапевты булып эшли, ул елгачылар поселогына хезмәт күрсәтә. Баш табиб Ильяс Миңневәлиев сүзләренә караганда, Олег Львович яхшы белгеч, тәҗрибәле табиб, аңа авырулар ышана һәм хезмәттәшләре хөрмәт итә. Ни өчен шушы һөнәрне сайладыгыз, дигән сорауга Олег Львович өлкән сыйныфларда укыганда ук үз язмышын медицина белән бәйләргә уйлавын әйтте: «Мәктәптә биология, химия һәм физиканы яхшы үзләштердем. Табиб һөнәрен сайларга уйладым һәм Казан дәүләт медицина университетына укырга кердем, аны 2003 елда тәмамладым». Табиб билгеләп үткәнчә, бу һөнәрдә иң катлаулысы - авыруларның ышанычын яулау. «Кайвакыт авырулар берничә белгечтә булып та, дәвалану нәтиҗәсеннән канәгать булмый»,- ди табиб. Табиб үз эшендә «Зыян салма!» дигән гыйбарәгә таянып эшли. Олег Наумовның һөнәри эшчәнлеге бәйрәм алдыннан муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Павел Лохановның Мактау грамотасы белән билгеләп үтелде.

Шәфкать туташы яхшы булганда, бүлектә дә, табиб бүлмәсендә дә һәрвакыт тәртип, табиб билгеләүләре дә вакытында башкарыла. Стоматология бүлеге шәфкать туташы Людмила Хәсәнова нәкъ менә шундыйлардан. Людмила Ивановна сүзләренә караганда, һөнәр сайлаганда озак икеләнә: «Мин йә фармацевт, йә шәфкать туташы булырга теләдем». Өстенлекләрен уйлаганнан соң ул Буа медицина учелищесына укырга керә һәм аны 1983 елда уңышлы тәмамлый. Стоматология кабинетында Людмила Ивановна 27 ел эшли, һәрвакыт ачык йөзле, тыныч холыклы, стоматолог кәнәфиендә утырган авыруларны тынычландыра белә. Үзе әйтеп үткәнчә, балалар белән эшләве авыррак: «Олы кешене сүз белән дә, аркасын чәбәкләп тә тынычландырырга була, ә менә балаларны кәнәфигә утырту кыенрак,- дип елмая шәфкать туташы. - Авыруларның рәхмәте- - безгә шатлык һәм тагын да яхшырак эшләү өчен стимул булып тора». Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин исеменнән бирелгән рәхмәт хаты - аның хезмәтенә югары бәя.

Җирдәге барлык һөнәрләр дә кешеләрдән, бары тик өчесе генә: медиклар, укытучылар һәм хөкемдарлар Ходайдан, диләр. Шушы һөнәр вәкилләренең берсе булу - Ходайдан бирелгәнне тану. Үз бурычларын намус белән үтәүче һәм безнең сәламәтлегебез турында кайгыртучы медицина хезмәткәрләренә барлык авырулар исеменнән рәхмәт әйтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев