Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлекне саклау

Сәламәтлегегез үз кулларыгызда

Ел саен 7 апрельдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья сәламәтлек көненә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы нигез салган, бу көнне 1948 елда оешма уставы үз көченә кергән. 2023 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы үзенең 75 еллыгын билгеләп үтәчәк.

Ел саен Бөтендөнья сәламәтлек көне яңа шигарь астында уза. 2023 елда ул «Сәламәтлек һәркем өчен» дип атала. 

Россиядә бу дата уңаеннан «Сәламәт булыр вакыт!» акциясе үткәрелә. Ул сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый. «Сәламәтлек һәркем өчен» шигаре кешеләрнең иң гади кагыйдәләрне үтәвен күздә тота: болар –  физик активлык, дөрес туклану һәм даими рәвештә медицина тикшерүе узу.

Ни өчен диспансерлаштыру мөһим? Бу темага без үзәк район хастаханәсенең участок терапевты Рифат Нәҗмиев белән сөйләштек. 

Рифат Фәрит улы барлык Кама Тамагы халкына медицина тикшерүләрен игътибарсыз калдырмаска киңәш итә: «Үз сәламәтлегеңә җаваплы караш һәркемгә тормыш сыйфатын яхшыртырга гына түгел, гомер озынлыгын да арттырырга ярдәм итәчәк. Үзегезне никадәр генә яхшы хис итсәгез дә, даими рәвештә диспансеризация узу кирәк. Кеше үзен сәламәт дип санаса да, диспансеризация вакытында аның йогышлы булмаган хроник авырулары ачыкланырга мөмкин.

Ни өчен диспансеризация үтү мөһим? Беренче чиратта, яман шеш авыруларын башлангыч стадияләрдә ачыклау, шулай ук еш кына үлемгә һәм инвалидлыкка китерә торган сулыш һәм кан әйләнеше системалары авыруларын ачыклау өчен.

Табиб биргән консультацияләр һәм тикшерү нәтиҗәләре организмның торышы турында белергә һәм сәламәт яшәү рәвеше нигезләре турында күрсәтмәләр алырга гына түгел, ә тикшерү нәтиҗәсендә авырулар ачыкланган очракта вакытында медицина ярдәме алырга да ярдәм итәчәк.

“1 апрельгә безнең 7 нче номерлы участокта 191 кеше диспансеризация үтте, еллык план – 662 кеше, профилактик медицина тикшерүен 26 кеше узды, ел ахырына кадәр барлыгы 90 кешенең узуы планлаштырылган”, - дип билгеләп үтте Рифат Фәрит улы. 

Шулай ук хәзерге вакытта тирәнтен диспансеризация үткәрелә, әлеге табиблар участогы буенча гына да аны 38 кеше узган, ел ахырына кадәр аны 149 пациент үтәргә тиеш.

«Бу тикшерү нәтиҗәсендә быел ике пациентта обструктив бронхит ачыкланды, хәзерге вакытта аларга дәвалау билгеләнде, пациентлар үзләрен кан-әгатьләнерлек хис итә. Тагын алты кешедә Д-димерның югары булуы ачыкланды, аларга канны сыекландыра торган препаратлар билгеләнде”, - диде терапевт.

Тирәнтен диспансеризация COVID-19 кичергәннән соң барлыкка килгән катлаулылыкларны ачыклауга һәм профилактикалауга юнәлдерелгән, ул ике этаптан тора.

Беренче этапта спирометрия – сулыш системасының функциональ халәтен бәяләү үткәрелә; холестерин дәрәҗәсен һәм башка күрсәткечләрне ачыклау өчен, канга биохимик анализ ясала, югары күрсәткечләр атеросклеротик төеннәр рәвешендә кан тамырларындагы аралыкларны тарайта һәм хәтта аларны каплыйлар да, нәтиҗәдә кешегә инсульт яки инфаркт була. Тирәнтен диспансеризациянең икенче этабы: сатурация түбән булганда һәм башка контроль тикшеренүләрнең нәтиҗәсе тискәре булган очракта, эхокардиография һәм үпкәләргә компьютер томографиясе үткәрүне үз эченә ала.

Без тирәнтен диспансеризация үткән пациентларның берсе белән аралаштык. Иринага 50 яшь, көзен коронавирус инфекциясе белән авырган һәм хәзер тикшеренү узган.  “Миңа хастаханәдән шалтыраттылар, өстәмә медицина тикшерүе узарга чакырдылар, чөнки мин коронавирус инфекциясе белән авырган идем, авыруым рәсми рәвештә расланды. Медицина хезмәткәрләренең мондый эшчәнлек алып баруы һәм халыкның сәламәтлеген кайгыртуы яхшы. Мин спирометрия үттем һәм кан бирдем. Район халкына үз сәламәтлекләренә игътибарлырак булырга һәм табиб күрсәтмәләрен үтәргә киңәш итәм” - дип, тирәнтен медицина тикшерүе үткәч алган тәэсирләре белән уртаклашты ул.  

Әлбәттә, гади кагыйдәләрне үтәү мөһим: күп вакытны саф һавада үткәрергә, актив тормыш белән яшәргә, туклануны контрольдә тотарга, күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш ашарга, начар гадәтләрдән арынырга һәм даими рәвештә медицина учреждениесенә йөрергә кирәк.

Табиблар диспансеризация  узуның һәркем өчен бик мөһим булуы турында тагын бер тапкыр искә төшерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев