Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлекне саклау

Өлкәннәрнең сәламәтлегенә игътибар – игелекле гамәл

Узган ел диспансерлаштыру узу өчен үзәк район хастаханәсенә районның 980 кешесе китерелгән.

Авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне «Демография» милли проектының «Өлкән буын» Федераль проекты кысаларында медицина оешмаларына китерү дәвам итә. 

«Богородский рай» КЦСОН һәм ФАПларның көйле эше нәтиҗәсендә узган ел үзәк район хастаханәсенә диспансеризация узу өчен районның 980 кешесе китерелгән.

Агымдагы елда 979 кешене китерү планлаштырыла. 2024 елның 1 апреленә 240 өлкән яшьтәге авыл кешесе район хастаханәсендә булган.

Без бу атнада үзәк район хастаханәсенә килгән Мордва Каратае авылы кешеләре белән сөйләштек.

Нина Чекменева 1939 елда туган, быел аңа 85 яшь тула. Нина Петровна 40 ел сыер савучы булып эшләгән. «15 яшемнән көтүче булып эшли башладым, кызлар белән сарык көтүе көттек, 17 яшемдә фермага сыер саварга күчтем. Озак еллар дәвамында кул белән саудык, аппаратлар 1976 елда гына барлыкка килде, - дип искә ала ул. - Күп еллар авыр хезмәт белән шөгыльләнгәнгә, әлбәттә, сәламәтлек белән проблемалар бар, яшем дә олы». Һәр ел саен ул үзәк район хастаханәсендә медицина тикшерүе уза. «Бик уңайлы: килеп алалар, кайтарып куялар, фельдшер озата бара, безне күзәтә, кабинетлар буйлап йөртә,  сәламәтлегебезне тикшерәләр. Мондый мөһим игътибардан бик күңелебез була, кайгыртучанлыклары өчен рәхмәт», - ди ул. Шулай ук фельдшерның даими рәвештә өйгә килүе, кан басымын үлчәве, сәламәтлек белән кызыксынып торуы турында әйтте. Нина Петровнаның балалары да аның янына еш килә, ярдәм итәләр, әмма медицина хезмәткәрләренең игътибары да, үзе әйтмешли, бик кирәкле һәм мөһим.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, махсус автомобильне йөртүче Илфат Ибниев үз пассажирларына игътибарлы мөнәсәбәттә. Ул аларга ишекләрне ачарга, машинага утырырга, чыгарга ярдәм итә, поликлиника ишекләренә кадәр озата бара. Кирәк булса, аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен махсус кәнәфи кулланыла. Олы яшьтәге кешеләр аның турында җылы сүзләр генә әйтәләр һәм ярдәмчеллеге өчен рәхмәт белдерәләр.

Исегезгә төшерәбез, «Өлкән буын» Федераль проекты кысаларында тикшеренү узучы 65 яшьтән өлкән кешеләр үзәк район хастаханәсендә чиратсыз кабул ителә.

Фельдшер Татьяна Заһидуллина Мордва Каратае һәм Ишем авылларында яшәүчеләргә медицина хезмәте күрсәтә. Татьяна Геннадьевна бу участокта 4 ел, ә ФАП фельдшеры булып 1991 елдан, Буа медицина училищесын тәмамлаганнан бирле эшли. «Үз эшемне яратам, кул астымдагы барлык пенсионерларны беләм, хәтта туган көннәрен дә истә калдырдым. График буенча айга бер тапкыр аларны тикшеренү узарга алып киләм. Исемлекләр әзерлим, озата барам, өйләреннән килеп алабыз, алып кайтып куябыз, өлкән яшьтәге кешеләргә сәламәтлекләрен контрольдә тоту өчен барлык шартлар да булдырылган».

Валентина Кудалова: «Фельдшерыбыз бик яхшы, игътибарлы, кайгыртучан, өйгә еш килә. Мин гипертоник һәм минем өчен мондый мөнәсәбәт бик мөһим!».

Валентина Степановна хастаханәгә ире Виктор Кудалов белән бергә килгән. Виктор Андреевичка 74 яшь, ул шикәр чире белән авырый һәм шулай ук медицина күзәтүенә мохтаҗ. Алар Мордва Каратаенда 15 ел яшиләр, Виктор Андреевич тумышы белән бу авылдан. Ир белән хатын 35 ел Түбән Камада химик комбинатта эшләгәннәр, ә пенсиягә чыккач, туган якларына кайтканнар, йорт төзегәннәр. Җәйләрен бакчачылык белән шөгыльләнәләр, яшелчә үстерәләр. «Монда һава да чистарак, җәй буе без саф һавада, сәламәтлегебезне контрольдә тотарга медицина хезмәткәрләре ярдәм итә. Элек фельдшерыбыз Зинаида Анатольевна Глонина иде – яхшы  белгеч, кеше буларак та әйбәт. Барлык медицина хезмәткәрләренә эшләре һәм игътибарлы мөнәсәбәтләре өчен рәхмәтлебез», - диде Валентина Кудалова.

Авылда яшәүчеләр квалификацияле белгечләргә барып кайту мөмкинлеге биргәннәре өчен социаль һәм медицина хезмәткәрләренә рәхмәт белдерә, чөнки олы яшьтәге кешеләргә районның ерак авылларыннан хастаханәгә мөстәкыйль рәвештә баруы һәрвакытта да мөмкин түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев