Каматамагылылар, грипптан сакланыгыз
Грипп вирусын елның теләсә-кайсы вакытында йоктырырга мөмкин, ләкин күбесенчә кыш көне, чөнки бу кешенең иммунитеты көчсезләнгән чор. Грипп - бик куркыныч авыру, ул катлауланып бронхит, пневмония, гайморит авырулары китереп чыгарырга, йөрәк, баш мие, бөерләргә зыян салырга мөмкин. Грипптан соң өзлегү кагыйдә буларак озак бара- дәвалану чоры 2-4 атна дәвам итә....
Грипп вирусын елның теләсә-кайсы вакытында йоктырырга мөмкин, ләкин күбесенчә кыш көне, чөнки бу кешенең иммунитеты көчсезләнгән чор.
Грипп - бик куркыныч авыру, ул катлауланып бронхит, пневмония, гайморит авырулары китереп чыгарырга, йөрәк, баш мие, бөерләргә зыян салырга мөмкин.
Грипптан соң өзлегү кагыйдә буларак озак бара- дәвалану чоры 2-4 атна дәвам итә. Грипптан беренче чиратта өлкән яшьтәге кешеләргә, авырлы хатын-кызларга, балаларга сакланырга кирәк. Бу төр кешеләр вируслы инфекцияләргә аеруча тиз бирешә.
Авырудан терелә башлагач та, әгәр кинәт кенә тән температурасы 39-40 градуска кадәр ктүрелсә, кеше туңып калтырана башласа, йөткерсә, күкрәк читлегендә авырту барлыкка килсә, бу өәзлегү башланган дигәнне аңлата. Беренче билгеләр булуга ук тиз арада табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Күп очракта пневмонияне стационарда дәвалыйлар, үзлектән дәваланырга кирәкми.
Грипптан соң өзлегүнең иң еш очрый торган төре - гайморит башлану. Ул баш авырту һәм тән температурасының 38 градуска кадәр күтәрелүе белән бергә бара.
Нерв системасы шулай ук грипп вирусларына бирешүчән. Аңа зыян китерүче иң киң таралган өзлегү төрләре-полиневрит, радикулит һәм невралгия. Ә менингит авруы аеруча лидерлык итә. Ул арта баручы баш авыртуыннан башлана (кагыйдә буларак авыруның 5-7 көнендә). Менингит вакытында баш мие тышчасы һәм аның тамырлары рецепторлары ялкынсынуыннан барлыкка килә. Баш авыртуы көчәя. Шуңа күрә кинәттән генә көчле баш авыртуы башланса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итү мөһим
Өлкән кешеләрдә йөрәк-кан тамырлары системасы ягыннан өзлегүләр булырга мөмкин. Миокардит инфекция фонында йөрәк авыртуы, йөрәк тибеше көчәю, тын кысылу, сирәк кенә буыннар сызлавыннан башлана. Бу вакыт тән температурасы уртача яки бераз гына күтәрелгән була.
Өзлегүләрдән сакланыр өчен грипптан кисәтү чараларын ешрак кулланыгыз. Бу гриппны булдырмый калырга, аның аянычлы нәтиҗәләреннән, шулай ук организмны каршы торучанлыгын арттырырга ярдәм итә.
Беренчедән, гриппка каршы прививка ясатырга кирәк.
Икенчедән, кулларыгызны һәрвакыт юып йөрегез. Вирусларның күпчелеге турыдан-туры контакт булганда йога. Микроорганизмнар предмет өслегендә берничә сәгать яши һәм шул предметларга кагылган кеше организмына күчә.
Өченчедән, күбрәк сыеклык эчәргә тырышыгыз һәм саунага йөрегез. Саунада кайнар һава (80 градус тирәсе) организмдагы грипп һәм салкын тию вирусларын үтерә.
Саф һавада йөрүләр, физик күнегүләр дә файдалы. Мөмкин кадәр күбрәк яшелчә, җиләк-җимешләр ашагыз. Тәмәке тартмагыз, алкоголь куллануны чикләгез, чөнки бу начар гадәтләр иммун системасын көчсезләндерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев