Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлекне саклау

Игелекле һәм ярдәмчел

Бу көннәрдә редакциягә Кече Мәрәтхуҗада яшәүче бер кеше мөрәҗәгать итте, ул авылдашларына медицина хезмәте күрсәтүче, кайгыртучан һәм игътибарлы авыл фельдшеры турында газетага язуыбызны үтенде.

Рәмзия Латыйпова фельдшер-акушерлык пунктында күптән түгел – 4 елдан бирле эшли, медицинага өч дистә елдан артык гомерен багышлаган.

Ул 1987 елда Казан медицина училищесын 1987 елда тәмамлый һәм шул вакыттан  бүгенге көндә 33 ел тәшкил иткән хезмәт стажы башлана. Училищены тәмамлагач, Кама Тамагы үзәк район хастаханәсенең терапия бүлегендә эшли башлый, аннары хастаханәнең хирургия бүлегенә күчә.

-Элек, үзем фельдшер булганчы, бу эш җиңелрәк кебек тоела иде", - ди Рәмзия Ринат кызы.

Авыл ФАПы 130га якын кешегә хезмәт күрсәтә, шуларның 7се – 14 яшькә кадәрге балалар, күбесе – өлкән яшьтәге кешеләр.

Рәмзия Латыйпова сүзләренә караганда, нигездә, халык кан басымына зарланып мөрәҗәгать итә, ул диспансер авыруларын күзәтә, халыкка беренче ярдәм күрсәтә, кирәк булганда, авыруларны үзәк район хастаханәсенә җибәрә.

“Үз авылымда эшлим, һәр кешене яхшы беләм һәм бу, әлбәттә, эштә ярдәм итә.  Фельдшер булып озак еллар эшләгән Нурания Хәмидуллина пенсиягә чыккач, аның урынына килдем. Шул елларда миңа ярдәм иткән Нурания апага, башка хезмәттәшләремә, бигрәк тә Тенеш ФАПында эшләүче, 700дән артык кешегә хезмәт күрсәтүче, һәрчак ярдәмгә килергә әзер булган  Гөлфинә Гыйниятовага рәхмәтем зур, - дип сөйләде Рәмзия Ринат кызы. - Һәрвакыт үзәк район хастаханәсе җитәкчелегенең һәм шәхсән баш табиб Ильяс Минвәлиевның ярдәмен тоям, ул барлык проблемалы һәм оештыру мәсьәләләрен тиз арада хәл итә”.

Фельдшер эше катлаулы, бик җаваплы һәм бу эштә кысалар юк.

Бүлмәләр чиста, ә ФАП каршындагы территория кардан чистартылган.

Фельдшер һәркемнең, бигрәк тә ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрнең өйләренә барып, хәлләрен белешеп торырга тырыша. Рәмзия Латыйпова билгеләп үткәнчә, ул һәрчак тән температурасын, кан басымын үлчи, кирәк булганда, авыруларга дәвалау билгели торган участок табибын чакырта, аннан соң табиб киңәшләренең үтәлешен күзәтә һәм ул билгеләгән схема буенча эшли.

Фельдшер эшендә, гомумән медицинада битараф кешеләр була алмый.

Халык аның эшчәнлеге һәм авыруларга игътибарлы карашы турында рәхмәт сүзләре белән сөйли: «Авырып китсәк, һәрвакыт телефоннан шалтыратып, сәламәтлегебез белән кызыксына,» - ди алар. Авыл халкы фельдшерның игътибарын һәм кайгыртучанлыгын тоеп яши.

Фермада эшләүче Рафис Такаев: "Фельдшерыбыз яхшы эшли, киңәш сорап килгәндә дә һәрвакыт ярдәм итәргә тырыша. Без даими рәвештә медицина тикшерүе, флюорография узабыз, Рәмзия транспорт чакыртуга кадәр барысын да үзе оештыра”, - ди.

Кече Мәрәтхуҗа авылы китапханәчесе Саимә Мөхәммәтшина авыл халкыннан еш кына уңай фикерләр ишетүен әйтте. “Кешеләр төнлә дә мөрәҗәгать итә, ул иртәнге 3тә дә, 4тә дә ярдәмгә килә. Аның турында игелекле, белемле, җаваплы белгеч һәм битараф булмаган кеше дип әйтергә була. Гаиләбездә кечкенә бала бар, медицина ярдәме һәм киңәш сорап барган вакытлар да булды, һәрвакыт ярдәм итә. Шәхсән мин аның эше турында бары тик уңай фикердә генә".

"Безнең Рәмзия – һәркем өчен бик мөһим һәм кирәкле кеше. Ул көндез дә, төнлә дә эшли, һәрчак ярдәм кулы суза. Хезмәте өчен зур рәхмәт! Аңа сәламәтлек, бәхет һәм тагын озак еллар безнең белән эшләвен телибез", - ди Гөлнур Мингалиева.

Медицина хезмәткәрләре эш көненең ничек узачагын беркайчан да алдан белмиләр һәм бигрәк тә авыл җирендә, Рәмзия Латыйпова кебек, төнлә дә, иртәнге якта да чакыру буенча ярдәмгә ашыгучы бер фельдшер гына эшләгән кечкенә торак пунктларда эш көне рәсми расписание яки тәртип белән сирәк чикләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X