Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлекне саклау

Диспансеризация гомерне коткара

Кама Тамагы үзәк район хастаханәсенең баш табибы Ильяс Минвәлиев 2023 елда районның сәламәтлек саклау учреждениеләре эшчәнлеге турында сөйләде.

Ильяс Илдус улы билгеләп үткәнчә, сәламәтлек саклау учреждениеләре эшчәнлеге түләүсез медицина ярдәме күрсәтүнең дәүләт гарантияләрен тәэмин итүгә, «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында беренчел медицина ярдәмен камилләштерүгә, шул исәптән «Татарстан Республикасы сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» һәм «Демография» программаларын камилләштерүгә юнәлдерелгән.

Районның сәламәтлек саклау системасына поликлиникасы, стационары һәм ашыгыч медицина ярдәме бүлеге булган үзәк район хастаханәсе; район буенча барлыгы 30 фельдшер-акушерлык пункты; Тәмте һәм Куйбышев Затонындагы ике табиб амбулаториясе керә.

Кадрлар мәсьәләсе кискен тора, әмма хастаханә җитәкчелеге белгечләрне җәлеп итү өчен барысын да эшли. Хәзерге вакытта медицина хезмәткәрләренең гомуми саны 256 кеше тәшкил итә, шуларның 33 е табиблар; 125 е урта медицина хезмәткәрләре; 98 е башка персонал. 2023 ел нәтиҗәләре буенча табиблар белән тәэмин ителү 72% ны тәшкил итә. Уртача медицина хезмәткәрләре – 95%. Соңгы биш елда 18 табиб эштән киткән, 19ы эшкә урнашкан, шуларның дүртесе – максатчан юнәлеш буенча.

Районның социаль-икътисади үсешендә демографик хәл иң мөһим факторларның берсе булып тора.  Кама Тамагы районында катлаулы вәзгыять урнашкан һәм бу беренче чиратта туу күрсәткечләренең түбән булуы, халыкның картаюы, халык санының кимүе белән бәйле.

2023 елда 106 бала туган. Быелгы ел башында 25 хатын-кыз йөклелек буенча исәптә тора, бу узган ел белән чагыштырганда 12 хатын-кызга кимрәк. 

Йөкле хатын-кызларга психологик ярдәм күрсәтү чаралары һәм консультация хезмәте оештыру ярдәме белән йөклелекне өзүне 43,5% ка киметергә, ә туучылар санын 18,3% ка арттырырга мөмкин булган.

Безнең районда үлем күрсәткече республика күрсәткеченнән югарырак, 2023 елда 222 кеше үлгән, бу 2022 елга караганда 18 кешегә күбрәк, шуларның 45е эшкә яраклы яшьтәгеләр, бу узган елгыдан 10 кешегә күбрәк.

Үлемнең иң еш очрый торган сәбәпләре булып кан әйләнеше системасы авырулары -33,3%; сулыш органнары авырулары 14%; шешләр һәм эндокрин системасы авырулары -11,3% тора.

Шул ук вакытта районда йөрәк ишемиясе авыруыннан, ашказаны-эчәк органнары авыруларыннан үлү очраклары кимегән. Туберкулез, ВИЧ һәм пневмониядән үлем очраклары булмаган. 

Кама Тамагы халкының үлүчеләр санын киметү һәм тормыш сыйфатын яхшыртуга милли проектларны гамәлгә ашыру ярдәмендә ирешеп була.

«Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында 2023 елда район халкын диспансерлаштыру һәм профилактик тикшерү дәвам итте. Узган ел 4 690 кеше диспансерлаштырылган, 676 кеше һөнәри карау узган. План күрсәткечләре 104% ка үтәлгән. 

Ильяс Илдус улы район халкын диспансерлаштыруны тулы күләмдә үтәргә чакыра. 

Күп кенә хроник авырулар башлангыч стадияләрдә билгеләрсез уза, һәм авыруның башлангыч билгеләрен иртәрәк ачыклаган саен дәвалау тагын да уңышлырак булачак. Диспансерлаштыруның төп бурычы-инвалидлыкка һәм вакытыннан алда үлемгә китерә торган йогышлы булмаган хроник авыруларны ачыклау.

Мәсәлән, 18 яшьтән өлкәнрәк булган 3 754 хатын-кыз цитологик скрининг тикшерүе узган, бер пациентта яман шеш  очрагы, дүрт пациентта яман шешкә кадәрге патология ачыкланган. Маммографик тикшерү 1177 хатын-кызга үткәрелгән, 5 кешедә күкрәк бизе шеше, ике кешедә яхшы сыйфатлы патология ачыкланган.

Шулай ук сулыш органнарының онкологик авыруларын иртә ачыклау максатыннан 274 пациентны тикшерү үткәрелгән, 6 кешедә үпкә шеше ачыкланган.

Тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча 2023 елда районның 78 кешесендә  онкология авырулары, шуларның 29 ында профилактик медицина тикшерүләре һәм диспансеризация үткәргәндә ачыкланган. 

Бу саннар гаҗәпләндерә, ләкин вакытында күрелгән чаралар ярдәмендә авыруны ачыклау һәм вакытында югары квалификацияле медицина ярдәме күрсәтү нәтиҗәсендә гомерләрен саклап калганнар.

Ильяс Илдус улы район халкын диспансерлаштыруны тулы күләмдә үтәргә чакыра. 

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Рәисе йөкләмәсе нигезендә 2023 елның мартыннан республикада өлкәннәрнең билгеле бер төркемнәрен диспансерлаштыруны һәм сәнәгать предприятиеләрендә хезмәткәрләрне профилактик медицина тикшерүләрен оештыру һәм үткәрү буенча «Сәнәгать диспансеризациясе» проекты кертелде. Проект кысаларында район предприятиеләре белән 3 килешү төзелгән һәм 82 хезмәткәр тикшерелгән. 21 кеше тикшерүне дәвам итәргә җибәрелгән, берсендә яман шеш ачыкланган.

Узган ел районда «Мобиль поликлиника» күчмә комплексы эшләде, анда авыруларны Казанның 7 нче хастаханәсе белгечләре кабул итте. Кабул итү районның барлык авыл җирлекләрендә яшәүчеләрне колачлап, Олы Кариле, Тәмте һәм Куйбышев Затоны торак пунктларында оештырылды. Тар белгечләр тарафыннан 1267 кеше тикшерелгән. Нәтиҗәдә 203 кеше өстәмә тикшерү узган, стационарда 160 кеше дәваланган.

«Татарстан Республикасы балалар сәламәтлеген үстерү» проектын гамәлгә ашыру кысаларында районда балаларны профилактик тикшерү үткәрелә. Яшүсмерләрне урологлар һәм акушер-гинекологлар тикшерә. Яшь буынның сәламәтлегенә игътибар итү мөһим, чөнки бу илнең киләчәге.

Кама Тамагы үзәк район хастаханәсе ел саен заманча медицина җиһазлары белән тәэмин ителә. 2023 елда Иске Барышта модульле фельдшер-акушерлык пунктлары төзелгән һәм файдалануга тапшырылган; поликлиникада рентген стационар аппараты урнаштырылды; ФАПлар автомат дефибриляторлар һәм кул белән сулыш алу аппаратлары белән җиһазландырылган, яңа туган балаларны тикшерү өчен кирәкле электродлар, аудиометр булдырылган.

ФАП фельдшерлары пациентларны өйдә тикшерү өчен 29 мобиль ЭКГ аппараты кайтартылган. Барлык ЭКГ тикшеренүләре «Бердәм кардиолог» системасына тапшырыла һәм белгечләр тарафыннан укыла. Узган ел 3 807 шундый тикшеренү үткәрелгән, поликлиникада ике аппаратта 5 921 ЭКГ тикшеренүе үткәрелгән, барысы да чишелгән яки укылган.

Ашыгыч медицина ярдәме бүлеге 4 ашыгыч медицина ярдәме автомобиле белән тәэмин ителгән, халыкка вакытында медицина ярдәме күрсәтү өчен ике фельдшер бригадасы эшли.

Бер ел эчендә 4270 чакыру буенча барганнар.

Ильяс Минвәлиев 2024 елга төп өстенлекле максатлар һәм бурычлар белән уртаклашты, болар: «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» милли проектларын гамәлгә ашыру; үлүчеләр санын киметү һәм эшкә яраклы яшьтәге гражданнарның гомерен саклау; халыкны диспансерлаштыру, һөнәри тикшерүләр үткәрү, тирәнтен диспансерлаштыру, вакциналаштыру, электрон хезмәттәшлек буенча дәүләт мәгълүмат системасында ФАП фельдшерларының  электрон хезмәттәшлек буенча ГИСтагы эше; табибка электрон рәвештә язылу мөмкинлеге; гражданнарны дару белән тәэмин итү. Шулай ук үзәк район хастаханәсенең поликлиника бүлеген ремонтлау да планлаштырыла, поликлиниканың төп максаты – халыкка хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрү һәм югары функциональлек.

Баш табиб билгеләп үткәнчә, гражданнарның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, медицина ярдәменең уңайлылыгын, сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген арттыру – районның сәламәтлек саклау системасының төп өстенлекләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев