Челләдә бакчада эшләгәндә истә тотарга кирәкле киңәшләр
Җәен ярты гомеребез бакчада уза. Кайчак эшкә бирелеп китеп, кояш аяусыз кыздырган челләдә дә тир түгәргә туры килә. Табиблар исә, эшкә алданып, сәламәтлек турында онытырга ярамый, дип кисәтә. Табиб-терапевт Гөлназ Шәйдуллина җәйге челләдә бакчада эшләгәндә истә тотарга кирәкле кагыйдәләрне аңлатты.
1. Җәйге челләдә бакча эшләгәндә киҗе-мамык тукымадан тегелгән киемнән йөрегез. Синтетик материаллар тирләтә, һава йөртми, нәтиҗәдә хәлне ала.
2. Урамга чыгар алдыннан кояштан саклый торган крем сөртергә онытмагыз. Аның саклау дәрәҗәсе 50дән ким булмасын. Онытмагыз: җәй көне хәтта болытлы көнне дә кояш ашый. Шуңа күрә көн болытлы дип тынычлап, кояштан саклаучы крем сөртмичә йөрергә ярамый. Бакчада эшләгәндә бигрәк тә. Тир парга әйләнә, нәтиҗәдә тәнебез дә суына төшә. Составында су үткәрми торган матдәләр, май булган саклагыч чаралар тән тиресендә үтә күренмәле элпә хасил итә, шул рәвешле тәнне сулатмый. Шуңа күрә җәен табигатькә чыкканда, бакчада эшләгәндә, тәнгә флюид, спрей рәвешендәге саклагыч чаралар тидерергә кирәк.
3. Организмны стресстан саклау өчен, көн дәвамында чиста су эчеп торырга да онытмагыз. Җәйге челләдә кофеинлы, баллы, газлы, исерткеч эчемлекләрдән баш тарту хәерле. Чиста су эчәргә яратмаган кеше лимон телеме салынган салкын кара яки яшел чәй эчә ала. Эсседә сыеклыкны күпме эчсәң дә куркыныч түгел.
4. Кояш иң нык кыздырган көндезге сәгатьләрдә бакчада эшләмәү хәерле. Моның өчен иртәнге һәм кичке сәгатьләрдән дә яхшысы юк. Эсседә эшләгән очракта да ара-тирә күләгәдә ял иткәләп, чамасын белеп кенә тир түгү хәерле.
5. Бакча эшенә алданып, организмыгыздагы үзгәрешләрне игътибарсыз калдыра күрмәгез. Кояшта артыграк кызынган кешенең, гадәттә, йөрәк тибеше ешая, гәүдәсе сызлый, көзән җыера башлый. Бу билгеләрнең берсе генә күзәтелсә дә, эштән туктап ял итәргә, күләгәгә барып, салкын су эчәргә, салкынча су белән коенырга кирәк. Эссе сугу тагын да яманрак. Андый чакта кеше үзендә хәлсезлек сизә, аның күңеле болгана, башы әйләнә, аңы томалана, еш кына температурасы күтәрелә. Эссе сукканда косу, эч китү кебек билгеләр дә күзәтелергә мөмкин. Андый чакта кичекмәстән «ашыгыч ярдәм» чакырырга кирәк. Табибларны көткән арада күләгәгә яки салкын бүлмәгә кереп хәл алырга, салкын су эчәргә, салкын душ керергә, маңгайга салкын компресс куярга кирәк.
6. Алтмыш яшьтән өлкәнрәк кешеләргә җәйге челләдә бакчада казыну киңәш ителми. Сәламәтлек бер капчык бәрәңгегә караганда күпкә кыйммәткәрәк төшәчәк. Йөрәге чирле, инсульт, инфаркт кичергән кешеләргә дә җәйге челләдә эшләргә киңәш ителми.
7. Урамда артык бөркү яки дымлы булган көннәрдә дә бакча эшләрен кичектереп тору хәерле. Ник дигәндә, андый чакта эссе сугу ихтималы икеләтә арта.
8. Җәйге челләдә баш киемсез урамга чыгу хәтәр. Кояштан саклану өчен, аның да ачык, иң яхшысы, ак төстәгесен кию хәерле.
Бакчада эшләгәндә эссе сукса ни эшләргә?
– Хәле авырайган кешене саф һавага алып чыгарга, күләгәле һәм салкынча урынга урнаштырырга, киемнең якасын чишәргә яки бөтенләй билгә кадәр чишендерергә кирәк.
– Аннары башын күтәртебрәк чалкан яткырырга, башына салкын компресс куярга, тәнен юеш простыня белән ышкырга яки өстенә салкынча су сибәргә мөмкин.
– Салкынча эчемлекләр эчерү дә файдалы. Андый чакта 1/3 стакан суга салынган 20 тамчы валериан да булыша.
– Сулыш алу авырлашса, нашатырь спирты тамызылган мамыкны авыруның борыны янына берничә тапкыр китерегез. Әгәр кешенең аңы юк, сулышы туктамаган, ә пульсы сизелми икән – табибларны көтеп утырмагыз, ясалма сулыш алдырыгыз.
– Кояш һәм эссе сугу яшүсмерләр һәм олы яшьтәгеләрдә еш күзәтелә. Аларда эчке җылыны көйләү системасы камил түгел. Эссегә ияләнмәгән, артык авырлыктан интеккән, йөрәк-кан тамырлары системасы һәм эндокрин авырулары булган кешеләр, спиртлы эчемлекләр кулланучылар кояш сугуга ешрак бирешә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев