Башта ныклап уйлагыз
1 октябрьгә кадәр 20 көн калды. Ташлама алучылар, дару препаратлары ташлама белән алу өчен соцпакетка хокукыгызны яңартырга онытмагыз. Районда 2000гә якын ташлама алучы яши, шуларның 800гә якыны акча файдасына соцпакеттан баш тарткан. Әлеге мәсьәләне һәркем үзе хәл итә. Моның өстенә соцпакет сайларга беркем дә мәҗбүр итми. -Әмма ташлама алучылар истә...
1 октябрьгә кадәр 20 көн калды. Ташлама алучылар, дару препаратлары ташлама белән алу өчен соцпакетка хокукыгызны яңартырга онытмагыз. Районда 2000гә якын ташлама алучы яши, шуларның 800гә якыны акча файдасына соцпакеттан баш тарткан. Әлеге мәсьәләне һәркем үзе хәл итә. Моның өстенә соцпакет сайларга беркем дә мәҗбүр итми.
-Әмма ташлама алучылар истә тотарга тиеш булган нюанслар да бар, - ди ЦРБ баш табибы Ильяс Миңневәлиев. - Беренче октябрьдән соң алдагы елга күрелгән крараны үзгәртеп булмый. Халыкта андый хәл еш килеп чыга. Бер пациентыбыз гипертония белән җәфаланды. Кан басымы гел күтәрелеп торды. Әмма аның максаты һәм бурычлары шул кадәр күп иде ки, ул акча файдасына соцпакеттан баш тартты. Авыруын дәваламады, нәтиҗәдә иртә вафат булды. Статистика йөрәк-кан тамыры авыруларын вакытында дәваламаучыларның иртә вафат булуы хакында сөйли. Кешеләребез инвалидлык алып, сәламәтлекләре өчен барысын да эшләдек дип уйлыйлар. Аларның күпчелеге диспанселаштыру узмый, табибларга мөрәҗәгать итми. Пенсияләренең артуына шатлана, ә соцпакет урынына өстәмә компенсация ала. Әмма беркем дә мәңгелеккә килмәгән. Гипертоник буларак инвалидлык алып, авыруыгызны җиңәргә өйрәнгәнсез, әмма бу башка авыру сезгә кагалмас дип гарантия бирми. Практикада исә участок шәфкать туташлары тарафыннан берничә тапкыр планлы тикшерү үтәргә кирәк дип таләп иткәч, кешеләрдә яңа авырулар ачыклана. Кешедә дәвалау кыйммәткә төшкән онкология авыруы ачыклана. Ә соцпакеттан баш тарткан һәм кыйммәтле препаратларга пациентка үзенә түләргә туры килә. Һәрхәлдә дарулар белән ташламалы тәэмин итүне кире кайтарганчыга кадәр.
Буш сүзле булмас өчен, кайбер авыруларны дәвалау бәясен китереп үтәм. Мәслән, күкрәк рагын дәвалау 129900 сумга, үпкә рагы - 944000 умга, мәни рагы -224000 сумга төшә. Ашказаны-эчәк һәм бөер онкологиясен дәвалау бәясе бер миллион сумнан артып китә. -Бездә төрле типтагы шикәр авыруы белән авыручылары да бар, - ди ЦРБ баш табибы урынбасары Рифат Нәҗмиев. - Районда исәптә барлыгы 542 кеше тора, шуларның 40гы соцпакеттан баш тартты, әле җитмәсә икесе инсулинга бәйле кеше. Төрле типтагы шикәравыруын дәвалау 35тән 683 меңгә кадәр төшә. Димәк, кеше я дәвалана, я үз бюджетына зыян салып дәвалана. -Асматикларны дәвалау бәясе елына 28 мең сумнан артып китә, психик тайпылышлар белән авыручыларны дәвалау 6дан 206 мең сумга кадәр төшә,- ди Ильяс Илдус улы.- Исегезгә төшершәм, гражданин социаль хезмәтләрдән баш тарткан очракта, дару белән тәэмин итүгә бер тапкыр бирелә торган акча аена 679 сум тәшкил итә.
Әйтелгәннәргә йомгак ясыйк. Баш тартучылар үз сәламәтлекләрен куркыныч астына гына куеп калмыйча, ОНЛС программасын финанслау принцибын да боза. Нәтиҗәдә программада кыйммәтле дәвалау таләп ителгән пациентлар гына кала. Бу вакытта баш тарткан пациентларга күздә тотылган акчалата түләү, кагыйдә буларак, дәвалануга җитми. Алар ярдәм сорап төрле органнарга мөрәҗәгать итә, чөнки даими дару терапиясенә мохтаҗ. Өстәмә финанс чыганаклары табу да авыр. Шуңа күрә 1 октябрь җиткәнче тагын бер кат уйлап карагыз, сезнең өчен нәрсә мөһим - акчамы яки сәламәтлекме. Әгәр сез дару белән тәэмин итүдән баш тартмагансыз икән, моны эшләргә ашыкмагыз. Узган елда сез акчалата алган булсагыз, дәвалануга никадәр акча тотканыгызны санагыз. Бәлки, сезгә дару белән тәэмин итүдә хезмәт күрсәтү пакетын яңарту турында Пенсия фонды идарәсенә гариза языгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев