Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлекне саклау

Балага гомер бүләк ит

Кама Тамагы абортлар саны буенча рекорд куя, районда вәзгыять катлаулы.

2023 елның беренче яртыеллыгында гына да үзәк район хастаханәсенә 22 хатын-кыз йөклелекне өзү нияте белән мөрәҗәгать иткән.

Без хатын-кызларның баладан котылырга карар итүләренең сәбәбен ачыклау өчен социаль медиасораштыру оештырырга булдык.

Өч көн дәвамында Кама Тамагы халкы бер вариант өчен тавыш бирә алды: яшь үзенчәлеге (бик иртә яки соң), эш белән проблемалар булу, керемнең түбән булуы, үз торакларының булмавы яки бик кечкенә мәйдан, гаилә хәле, беркем дә аны туктатмаган. Тавыш бирүләр буенча түбәндәге нәтиҗәләре килеп чыкты.

100гә якын кеше тавыш бирде һәм йөклелекнең өзелүенең төп сәбәбе түбән керем дәрәҗәсе (40%) булуы ачыкланды. Икенче мөһим сәбәп – йөкле хатын-кызларның яше (21%). Торак белән бәйле проблемалар һәм гаилә хәле 12 һәм 11 процентны тәшкил итә.

Сораштыруның соңгы пункты буенча шуны билгеләп үтү мөһим, йөклелекне өзгәнче, барлык хатын-кызлар да мәҗбүри рәвештә психолог консультациясе үтәргә тиеш. Медицина учреждениесе хезмәткәрләре әйтүенчә, абортка 30-40 яшьлек хатын-кызлар килә, аларның балалары бар, күбесе 2-3 баласы үстерә. Барысы белән дә психолог эшли, белгеч Казаннан даими рәвештә килә һәм һәр хатын-кыз белән индивидуаль әңгәмә үткәрә. Моңа кадәр алай булмаган. Бу эш инде үз нәтиҗәләрен бирә. 22 кешенең 5се баласын калдырган, 5 гомерне коткарып калганнар. Нәтиҗәдә 17 хатын-кыз аборт ясаткан. Әлбәттә, сәбәпләр төрле булырга мөмкин.

Мәсәлән, сораштыру үтәргә чакыруга җавап итеп мондый комментарий килде: "Ә "авырга узарга һәм бала табарга теләмәү" варианты кайда? Мин сезгә сер итеп әйтәм: әмма абортны хәтта балаларны тонналап үстерерлек акчасы булган, иркен торагы, зур гаиләсе һәм башка нәрсәләре булган хатын-кызлар да ясата ала. Гомумән, хатын-кызларның аборт ясату сәбәпләре сезнең эш түгел. Йөклелек тулысынча хатын-кыз организмы ресурслары хисабына гамәлгә ашырыла, шуңа күрә аның, бернигә дә карамастан, йөклелекне өзү турындагы карарны үзе кабул итәргә хакы бар”.

Бәхәсләшмик. Һәркем үз фикерен әйтергә хокуклы. Ә үз-үзен тәэмин итә алучы һәм акыллы хатын-кызлар, барыннан да элек, теләмәгән йөклелектән саклану ысулын таба…

Уңай мисаллар турында да әйтәсе килә. Районда яшәүче хатын-кызлар арасында өченче, дүртенче һәм хәтта бишенче балаларын табучылар да шактый.

Әйтик, Куйбышев Затоныннан Алия Горюнова хәзер дүртенче баласын көтә. Олы балаларына 12, 10 һәм 2 яшь, барысы да малайлар. Тиздән ул Казанга планлы кесаревога барачак, һәр юлы ул кабат әни булу өчен әлеге катлаулы операцияне кичерә. "Барлык балалар да теләп алынган, аборт ясату турында хәтта уйламадым да, - ди Алия. - Олылары бик ярдәм итә. Балалар күп булу – ул үзара ярдәмләшү. Бала табудан курыкмаска кирәк. Мин гаиләдә бер бала гына идем һәм һәрвакыт энекәш яки сеңелкәш турында хыялландым, бәлки, шуңа да күп балалы әни булганмындыр. Хәзер балалы гаиләләргә дәүләт зур ярдәм күрсәтә, күп төрле программалар бар, шуңа күрә бу дөньяга яңа кеше бүләк итүдән курыкмаска кирәк. Әлбәттә, якын кешеләрнең ярдәме мөһим. Безнең гаиләдә ирем балалар белән мәш килергә ярата, улларыбыз да әтиләре белән рәхәтләнеп вакытларын үткәрәләр, әби-бабайлар да ярдәм итә. Шулай ук медицина хезмәткәрләре тарафыннан да булачак әниләргә зур игътибар сизелә. Тирә-якта күп балалы гаиләләргә мисаллар күп. Теләгән кеше баланы таба да, үстерә дә, авырлыклардан курыкмый. Әлбәттә, башта барысын да төптән уйлап, йөклелеккә һәм бала табуга җаваплы карарга кирәк».

Ангелина Варюхина икенче баласын көтә. Олы баласына 3 яшь, ул ир бала, тиздән икенче уллары туачак. Ангелина билгеләп үткәнчә, балалар теләп алынган.

Чулпан Сөләйманова да икенче баласын көтә. Гаиләдә инде малай бар, хәзер кыз бала тууын көтәләр.

Бүгенге көндә үзәк район хастаханәсендә 30 йөкле хатын-кыз исәптә тора. Беренче яртыеллыкта районда 19 бала теркәлгән, 2022 елда – 36 бала, болар – Кама Тамагында туу турында таныклык алучылар. Чынлыкта исә алар күпкә күбрәк. Күп кенә хатын-кызларыбыз балаларын Казандагы бала тудыру йортларында таба һәм рәсмиләштерә. Нәтиҗәдә, безнең хастаханә педиатрларына 2022 елда туган 98 бала беркетелгән, алар безнең районда яшиләр.

Үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, гаиләдә өченче бала туу хәзер сирәк күренеш түгел, соңгы вакытта бала табучы хатын-кызлар арасында 40 яшьтән өлкәнрәкләр күп, һәм бу тенденция бөтен ил буенча күзәтелә. Кама Тамагы үзәк район хастаханәсендә хатын-кызлар консультациясенә һәрвакыт чират зур,  йөкле хатын-кызлар күп.

Эльмира Нәҗмиева белән без чиратта торганда таныштык. Аңа 31 яшь, ул бишенче баласын көтә. Өлкән балаларына 12, 10, 4 һәм 3 яшь. Өч өлкәне –  кызлар, кечесе малай, һәм тиздән гаиләдә тагын бер ул тууы көтелә.

Шул ук вакытта Эльмира яхшы формада, балаларны бик ярата, ул үзе дә күп балалы гаиләдән, алар 4 бала үскән. Ире Илшат Нәҗмиев та балаларны ярата, ул гаиләдә өч баланың иң олысы. "Барлык балаларыбыз да теләп алынган, ирем белән зур гаиләбез булуны теләдек, икебез дә күп балалы гаиләләрдән, шуңа күрә без зур гаиләнең нәрсә икәнен беләбез, - ди Эльмира.- Әлбәттә, авырлыклар бар, балалар үсә, зур иркен йорт булдырасы килә”.

 Аларга иренең әти-әнисе ярдәм итә, Эльмираның әти-әнисе еракта –  Оренбургта, ире дә булыша – хатыны һәм балалары турында кайгырта, ә өлкәннәре кечеләрен карый.

Әлеге яшь һәм матур йөкле хатын-кызларның фикерләре уртак: балалар – зур бәхет, алар – шатлык, һәм бу ханымнар яңа гаилә әгъзасының дөньяга килүен бик көтәләр, аңа да башка балаларына биргән кебек мәхәббәт бүләк итәчәкләр. Әлбәттә, өч, дүрт, биш бала әнисе булу җиңел түгел.

Без аларга нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телибез. Һәм, әлбәттә, якынлашып килүче Мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлыйбыз, барлык гаиләләрдә дә тынычлык һәм тигезлек булсын, сәламәт, бәхетле балалар тусыннар һәм үссеннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев