Аяк асты тулы дару: май аенда кайсы үлән, тамырларны җыярга ярый
Файдалану алдыннан табиб белән киңәшләшү сорала.
Май ае дару үләннәре һәм тамырлары җыю өчен бик яхшы вакыт икән. Бу эшнең үзенчәлекләре турында «Интертат»ка дару үләннәре рецептлары коллекционеры сөйләде.
Күбебез өчен иң яхшы белгән дару үләне мәтрүшкә һәм үги ана яфрагыдыр, мөгаен. Ә бит табигатебездә аннан кала да дару үләннәре һәм файдалы тамырлар бихисап. Болгарда яшәүче Рушания апа Минсагирова болар турында бик яхшы белә. Шушы көннәрдә нинди үләннәр һәм тамырлар җыеп калырга икәнлеген сөйләде.
Һәр нәрсәнең үз вакыты бар икән. «Бүгенге көндә әрекмән, әле тузганак чәчәк атмаган — аларны җыеп калырга була. Андыз (девясил) да әле чыгып кына килә. Үсемлеген кипкән ботагы буенча таныган кеше таба ала аны. Аннары аир - икенче төрле аны ир тамыры дип тә атыйлар. Ул ирләр авыруларыннан бик файдалы үлән. Антибиотик та ул. Идел буйларында бар, табарга була», — дип сөйли башлады Рушания апа. Тамырны нәкъ менә хәзер җыярга кирәк икән, көче үләнгә, яфрагына киткәнче.
«Шушы бер-ике көн дигәндә каен алкаларын җыеп өлгерергә була әле. Төнәтеп тә, кайнатып эчәргә ярый. Ашказаны, буыннар өчен файдалы. Кемдер спиртлы төнәтмә итеп тә ясый. Алкалары ботак очларында икешәрләп яки өчәрләп урнашкан булганын җыярга кирәк.
Каенның алкалары өлгергәндә, яфракларының ябышкак, әле чыгып килә генә торган вакыты — аларның иң шифалы чагы. Каен яфрагы һәм кычыткан анемияне бик яхшы дәвалый. Бигрәк тә балаларга бик файдалы. Хәзер кычыткан чыга башлады. Нәкъ менә хәзер җыярга кирәк аны. Канны куерта, эчәргә ярамый, диючеләр дә бар. Кайнап торган суга салу белән кычытканның канны нык куерта торган үзлеге кими», — ди ул.
Наратбаш, сарут кариесны кисәтә
Май аенда җыярга яраклы үләннәр дә, тамырлар байтак.
«Сарут (пырей) дигән үләнне авылда үскән һәр кеше беләдер инде. Менә анда бик күп кремний бар. Ул үз чиратында тешләр, сөякләр һәм кан тамырларының сыгылмалы, нык булуы өчен бик кирәк. Ак, нәзек, чыбык кебек тамыр ул сарут. Бүлем-бүлем булып үскән. Шужа аны аеру да бик җиңел. Ул кальций һәм фосфорның дөрес үзләштерелүенә дә ярдәм итә. Кешегә кремний җитмәсә, кальций сөякләргә барып җитми, шуның өчен дә организмыбызга бик кирәкле матдә ул.
Бүгенге көндә балалар кариес белән интегәләр. Сарут шуларны да кисәтергә ярдәм итә. Кремний тозлары булган һәрбер үлән кариес барлыкка килүне кисәтә ала.
Тиздән менә наратбаш чыгачак (хвощ), ул үлән дә шундый үзлеккә ия.
Хәзер менә бәбкә үләне (гусиная лапчатка) чыгып килә. Аны да эчәргә була. Ул үлән дә кремний тозларына бай. Үзебезнең аяк астында ук бит. Бөерләрнең яхшы эшләвенә дә файдасы тия», — дип аңлатты барысы турында да Рушания Минсагирова.
«Бакчагызга солы чәчегез»
Солының файдасы турында күп ишеткән булса да, калганын белми идем. Рушания апа монысын да тәфсилләп аңлатты: «Мин кешеләргә бакчаларында бер кечкенә генә җиргә булса да, солы чәчеп куярга киңәш итәр идем. Башагы яшькелт булып каты бөртеккә әйләнгәнче, бөртеге сөтчел булганда җыеп алырга кирәк аны. Аның нәкъ менә тулысынча өлгереп җитмәгән вакыты файдалы. Шифасы искиткеч аның: канны, бавырны чистарта. Чәй итеп эчәргә дә була.
Төнлә эшләүчеләр күп бит. Энергетик эчемлекләр белән организмга зарар китергәнче, өлгереп бетмәгән солы ботагын кайнатып эчү бик күп көч бирә. Бөтен организмны уятып җибәрә», — диде ул.
Йодны витамин рәвешендә генә кабул итә беләбез. Ә безнең аяк астында ук йодка бай үләннәр дә бар икән. «Күкебаш (медуница, хохлатка) үләнен икенче төрле йод үләне дип атыйлар. Йөткерүдән дә, организмга йод җитмәгәннән дә файдалы. Йод җитмәгәнлектән кеше хәлсезләнә һәм организмның әгъзалары эшчәнлегенә дә зыян килә.
Хәзер абага үсеп чыга башлый. Шырт итеп кенә өзелеп алына торган хәлендә, җепселләнгәнче җыярга кирәк. Шуны японнар бездән — Ерак Көнчыгыштан күпләп сатып алалар. Алар аны ризык пешергәндә күпләп кулланалар, тозлыйлар да. Безнең аяк астында булса да, без аны ашамыйбыз. Абага онкологияне кисәтүче үлән буларак кабул ителә. Тәме үзенчәлекле, бер әчесе дә бар, бераз гөмбәне дә хәтерләтә кебек», — ди Рушания апа.
«Катнаш, тәмле чәйне өйдә дә ясап була»
Дару үләннәре эзләп әллә кая барасы да юк икән бит. Бакчага чыгып, бераз тирә-юньгә генә карарга кирәк. Кура җиләгенең һәм матур да, тиз коелып бетә торган да алмагач чәчәгенең дә кеше өчен шифасы бихисап. «Кура җиләгенең яфрагында С витамины җиләгенә караганда да күбрәк. Аны менә хәзер яфраклары кечкенә чакта җыйсаң, бик яхшы. Дөрес, бөреләренә зыян китермәскә кирәк.
Озакламый алмагач чәчәк атачак. Авыр металларның тозларын чыгарырга ярдәм итә ул организмнан. Үзебез бит төрле нәрсәләр салынган чәйләр сатып алабыз. Югыйсә, үзебез дә аннан да тәмлерәк тә, файдалырак та чәй ясый алабыз.
Без күп очракта бар әйберне дә начар экологиягә сылтарга яратабыз, ә үзебез тирә-ягыбызда тулып яткан файдалы әйберләрне ашамыйбыз. Һәрбер кешедә күпмедер дәрәҗәдә паразитлар бар. Аларны чистартып торырга әрем ярдәм итә ала. Без аны кулланмыйбыз бит, телебез тәмле, татлы әйберләргә генә күнеккән.
Мәсәлән, каудан чәчәк, һиндыба (цикорий) тамыры ашказаны асты бизенә бик файдалы. Чәчәк атканчы тамырын җыеп алсаң, бик яхшы инде. Усак яфрак ярмаган булса, аның кайрысын җыеп калып та була. Усак кайрысы искиткеч бер көчле дәвалау үзлегенә ия файдалы әйбер. Әллә ничә төрле авыруны җиңеп була аның белән. Аны нәкъ менә яфрак ярганчы җыярга кирәк. Чәй итеп ясап эчәргә дә, я берәр кашык коры килеш кабып куярга да ярый», — диде ул.
«Тамырлардан он ясыйм»
Тамырларны эшкәртү бик мәшәкатьле булып чыкты. Рушания апа башта аларны казып ала, юа, чистарта, аннары юка гына итеп телемләп турый да киптерә. «Кайберәүләр суыткычка да саклый. Мин алай эшләмим. Киптерү — иң кулай ысулыдыр дип беләм. Эше күп инде. Саклау өчен тукымадан тегелгән капчыклар яисә кәгазь тартмалар бик яхшы була. Өй түбәсендә я газ мичендә киптереп алам. Кайбер кешеләр мунчада да киптерә. Мәсәлән, әрекмән, тузганак тамырларын һәм усак кайрысын кофетарткычтан чыгарам. Аннары шул онны банкаларга салып куям.
Минем төрле җыелма үләннәрдән катнашмалар рецептлары китабым бар. Алар анда бер-берсе белән яраклаштырып, килештереп эшләнгән. Мин андый катлаулы катнашмаларны кулланырга киңәш итмәс идем, чөнки төрле кешеләр бар, аллергия чыгарга мөмкин. Бер генә үләнне кулланганда килешү-килешмәвен дә белү җиңелрәк. Бер үк төрле шифа бирә торган үләннәр күп бит.
Бөтен үләннәрне, тамырларны бер айдан да ким һәм артык эчәргә киңәш итмәс идем. Аннары 5-10 көн ял итеп торырга да кирәк. Алар бит бик әкрен эшли, шуңа күрә бер айдан да азрак эчү файда бирер дип уйламыйм. Салкын тигәндә, мәсәлән, берничә көн дә җитәргә мөмкин. Ә инде җитдирәк авырулардан, шул кан басымы белән интегүчеләр яисә артык холестериннан чистару өчен бу вакыт кына җитмәячәк. Аяк астыбыз тулы дару, белеп кенә бетермибез», — ди дару үләннәре рецепты коллекционеры Рушания апа Минсагирова.
Каршы йогынтысы булырга мөмкин, башта табиб белән киңәшләшегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев