Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлекне саклау

2016 елның беренче өч аенда Кама Тамагы үзәк дәваханәсе табиб-онкологы исәбенә районның 15 кешесе исәпкә куелган

2015 елда Кама Тамагы үзәк дәваханәсе табиб-онкологы исәбенә районның 75 кешесе исәпкә куелган. 2015 елда исәптә барлыгы 455 яман шеш авырулы кеше торган. 2016 елның беренче өч аенда тагын 15 кешегә бу диагноз куелган. - Билгеләп үтәргә кирәк, узган ел мәҗбүри медицина тикшерүе нәтиҗәсендә 75 пациентның 30ында ямаш шеш авыруы...

2015 елда Кама Тамагы үзәк дәваханәсе табиб-онкологы исәбенә районның 75 кешесе исәпкә куелган. 2015 елда исәптә барлыгы 455 яман шеш авырулы кеше торган. 2016 елның беренче өч аенда тагын 15 кешегә бу диагноз куелган.

- Билгеләп үтәргә кирәк, узган ел мәҗбүри медицина тикшерүе нәтиҗәсендә 75 пациентның 30ында ямаш шеш авыруы табылды, - ди табиб-онколог Альбина Фарафонтова. - 18 кешегә әлеге куркыныч диагноз планлы диспансерлаштыру барышында куелды. Быел 15 кешенең 10сында диспансерлаштыру вакытында яман шеш авыруларының 1 һәм 2 дәрәҗәсе ачыкланды. Бу аларның авыруны җиңәргә бөтен мөмкинлекләре бар дигән сүз.
Мин диспансерлаштыруны кешеләргә үз сәламәтлекләренә җитди карарга мәҗбүр итүче ысул дип саныйм. Кызганыч, районның күп кенә кешесе диспансерлаштыруның мөһимлеген бәяләп бетерми. Планлы тикшерүләр барышында без ирләр һәм хатын-кызлар арасында киң таралган яман шеш авыруларын ачыкларга ярдәм итүче тикшеренүләр узарга киңәш итәбез. 45 яшьтән өлкән барлык ир-атлар мәни бизе авыруларын тикшерү өчен онкомаркерга кан бирәләр. Әгәр барлык анализ нәтиҗәләре сөендерерлек түгел икән, пациентка Республика клиник хастаханәсенә яки онкодиспансерга җентекләбрәк тикшеренү өчен юллама бирелә. Бу мәҗбүри рәвештә бушлай маммография узучы хатын-кызларга да кагыла.
Әгәр дә кеше яше буенча быелгы бушлай диспансерлаштыру графигына кертелмәгән булса, ул түләүле тикшеренүләр үтә ала. Бу сумма көндәлек чыгымнар белән чагыштырганда әллә ни зур түгел.
Моннан тыш, район үзәк дәваханәсе табиблары бригадасы атна саен ерак торак пунктларга медицина тикшерүләре уздырырга барып йөри. Авыл фельдшерлары алдан халыкка хәбәр итеп куялар. Һәр торак пунктта диярлек кабул итү уздырырга яхшы ФАПлар бар. Мәсәлән, 10 мартта без Олы Кариледә халыкны кабул иттек. Ике кеше шик тудырды һәм без аларга РКБга өстәмә тикшеренү узарга тәкъдим иттек. Аларда яман шеш чире ачыкланмаска да мөмкин. Ләкин теләсә кайсы авыруны иртә стадиядә дәвалау җиңелрәк. Тагын бер тапкыр газета укучыларга, алар аша районның барлык халкына мөрәҗәгать итәсе килә: үз сәламәтегеңә битараф мөнәсәбәт, үз белдегең белән дәвалану куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Кеше беркая да мөрәҗәгать итмәсә, "Табиблар нәрсә караган?" - дигән сүзләр көлке яңгырый.
Планлы медицина тикшерүләре һәм диспансерлаштыру үзегез битараф булмаган очракта гына сезгә сәламәтлегегезне сакларга ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев