Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәяхәт

Краснодар крае: сәяхәт башлана

“Шифаханә дә, игенчелек тә, тимерчелек тә”, – “Кавказская пленница” фильмында иптәш Саахов биргән характеристикага, һичшиксез, Кавказ гына түгел, ә тау сыртлары белән уратып алынган һәм Кара диңгез дулкыннары белән юылган иркен, мул төбәк – Кубань да дәгъва итә.

“Россиядә оҗмах булса, ул Краснодар крае!” дигән мәкаль-әйтем бар. Менә безнең гаилә экипажы бу юлы «җәннәт» урыннары буйлап, машина белән сәяхәткә чыгарга карар итте.

Кама Тамагы - Волгоград - Армавир

Шулай итеп, көзге иртәдә  сәяхәттә кирәкле әйберләр һәм ризыклар, туристик газ плитәсе, котлетлар һәм пешкән йомыркалар салынган сумка-суыткыч, бакчадан өзеп алынган яшелчәләр, су коену кирәк-яраклары (диңгез буена барабыз), һава торышы начарайган очракта курткалар (диңгездә сюрпризлар булырга мөмкин) тулган машинабыз көньякка таба юл тотты.

Машина тәрәзәсе аша пейзажлар, юл буендагы кафелар һәм кунакханәләр, ягулык салу станцияләре, поселоклар, авыллар һәм шәһәрләр (Ульяновск, Сызрань, Саратов) күренеп калды – без туган йортыбыздан ераклаша бардык. Һәм менә инде кич белән төнге утлары белән балкып торган герой-шәһәр Волгоградка килеп җиттек, анда навигатор ярдәмендә мәшәкатьсез «Петров двор» кунакханәсен таптык, китәр алдыннан Интернет аша барлык уңайлыклары белән ике урынлы бүлмәне броньлаган идек (тәүлегенә 1600 сум). Сүз уңаеннан, навигаторны, карта актуаль булсын һәм «навигаторша» сезне тиешсез җиргә алып бармасын өчен, юлга чыгар алдыннан яңартырга кирәк…

Ә менә икенче көн иртәсе болытлы булды, тышта нибары 11 градус җылылык иде, шуңа күрә курткалар алу урынлы булып чыкты. Безнең маршрутның чираттагы пункты - Краснодар краеның көньяк шәһәре Армавир, анда хәзер безнең дусларыбыз яши, алар белән Амур өлкәсеннән Татарстанга күчеп килгәннән бирле 20 елга якын күрешмәгән идек.

Әгәр Кама Тамагыннан Волгоградка юл 1000 км тәшкил итсә, Армавирга кадәр 600 километр юл үтәргә кирәк. Һава торышы начарланды, яңгыр яуды, ягулык салганда машинадан да төшәсе килмәде. Ләкин алга киткән саен пейзажлар әкренләп үзгәрде, кояш пәйда булды һәм Буденный исемендәге Конезавод, Плодопитомник, Краснодар, Төньяк Кавказ кебек авыл атамалары язылган күрсәтмә такталар күренде, ә кырларда кавын һәм карбызлар белән фургоннар тезелгән иде. Сүз уңаеннан, кайтыр юлда без өлгергән һәм тәмле карбыз белән ике кавынны нибары 300 сумга гына сатып алдык…

Хәрби батырлык шәһәре Армавир

Бу шәһәргә кергәндә, шунда ук аның яшеллеккә күмелеп утыруын күрәсең. Кипарис, платан, өрәңге, каштан, ылыслы агачлар күзләрне иркәли, ә парклар, скверлар, аллеялар һәм фонтаннар безнең Краснодар краеның иң төзек шәһәрләренең берсендә булуыбызны раслый. Кайчандыр Армавирның Бөек Ватан сугышы вакытындагы җимерекләр нәтиҗәсендә Төньяк Кавказдагы иң зыян күргән торак пунктларының берсе дип танылуы турында хәзер инде бернәрсә дә искә төшереп тормый. Сиксән ел элек, 1943 елның гыйнварында, көчле сугышлар барышында шәһәрне Кызыл Армия гаскәрләре немец-фашист илбасарларыннан тулысынча азат итә һәм армавирлыларның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә ул инде узган гасырның 50 нче еллары башына төзекләндерелә. 2020 елда шәһәргә “Хәрби батырлык шәһәре исеме” бирелә.

Ә үзенең барлыкка килүе белән Армавир православие динен тоткан тау әрмәннәренә (черкесогайларга) бурычлы. XV гасырда Краснодар крае һәм Адыгея Республикасы территориясендә әрмәннәрнең черкесогай дип аталган этник төркеме урнашкан. Алар шулай ук черкес, тау әрмәннәре буларак та билгеле. Күченеп килүчеләр адыгларның гореф-гадәтләрен, яшәү рәвешен, сөйләменең лингвистик үзенчәлекләрен үзләштергәннәр, әмма православие динен тотканнар. XIX гасырда, тау кешеләре арасында ислам актив тарала башлагач, алар рус торак пунктларына якынрак күченәләр. Яңа урында черкесогайлар гадәти яшәү рәвешен үзгәртмәгәннәр. 1848 елда җирле халык барлык әрмәннәрнең католикосыннан авылга Әрмән (Айрарат) патшалыгының борынгы башкаласы хөрмәтенә Армавир атамасы бирүне сорап мөрәҗәгать итә. Вакытлар узу белән Армавирда, әрмәннәрдән тыш, рус һөнәрчеләре, казаклар, греклар, немецлар, грузиннар, болгарлар яши башлый. 1876 елда авыл Кавказ өязенең административ үзәге һәм авыл статусын ала. Тиздән биредә Кубаньда беренче булган металл эшкәртү предприятиесе ачыла. 1875 елда тимер юл төзелеп, Армавирны Владикавказ белән, ә узган гасыр башында Туапсе һәм Ставрополь белән бәйли. Зур тимер юл узелына әверелеп, авыл үсеш ала һәм 1914 елга Армавир шәһәр статусына лаек була. Гражданнар сугышы вакытында Армавирда хакимият берничә тапкыр үзгәрә, 1920 елда Ак гвардиячеләрне Кызыл Армия частьлары тулысынча кысрыклап чыгара. Ул тынычсыз чорда биредә бакырдан үз акча билгесе – Армавир сумы ясалган. Сүз уңаеннан, 2013 елдан Армавир тирәсендә мөһим стратегик объект –  Көньяк Европадан Төньяк Африкага кадәр һава киңлеген контрольдә тота торган радиолокация станциясе урнашкан.

Сәяхәтебез безне әнә шундый кызыклы тарихы булган колоритлы шәһәргә алып килде, һәм без анда бик теләп тукталдык, дусларыбыз белән төнге урамнарда йөрдек, парктагы төсле фонтаннарга карап сокландык һәм Олёкма дигән матур атамалы тайга поселогында үткән элеккеге тормышыбызны искә төшердек. 20 еллык аерылышу булмаган да кебек тоелды, гүя бу вакыт бары тик җылы көньяк киченең хуш исләрендә генә эреп юкка чыккан…

Дәвамы бар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев