Көн темасы рубрикасы буенча яңалыклар

  • 18 март 2018 - 19:17
    Экзит-пол: Владимир Путин Татарстанда 80 проценттан артык тавыш җыйган
    Татарстанда барлыгы 13,5 мең кеше сораштырылган. 21:30 (Казан, 18 март, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Экзит-пол нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Татарстанда узган сайлауларда Президентлыкка кандидатлар арасында 80,9 процент тавышны Владимир Путин җыйган. Бу хакта КФУның конфликтология кафедрасы мөдире, Эксперт советының җаваплы сәркатибе, сәяси фәннәр докторы Андрей Большаков хәбәр итте. КФУның конфликтология кафедрасы мөдире, Эксперт...
    1246
    0
    0
  • 18 март 2018 - 19:16
    Үзәк сайлау комиссиясе: Путин сайлаучыларның 71,97 процент тавышын җыйган
    Хәзерге вакытта сайлау комиссияләрендә протоколларның 21,33 проценты эшкәртелгән. (Казан, 18 март, "Татар-информ"). Гамәлдәге Россия Президенты Владимир Путинга сайлаучыларның 71,97 проценты тавыш биргән. Моны Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары дәлилли. РИА Новости мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта сайлау комиссияләрендә протоколларның 21,33 проценты эшкәртелгән. Алдан Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге экзит-пол мәгълүматлары гамәлдәге Россия...
    1234
    0
    0
  • 18 март 2018 - 16:15
    Татарстан тавыш бирү күрсәткече буенча Россиянең Европа өлешендә беренче бара
    Россия буенча гомумән караганда, 12 сәгатькә илдә тавыш бирүчеләр күрсәткече 34,72 процентка тиң. (Казан, 18 март, "Татар-информ"). Россиянең Европа өлешендәге төбәкләр арасында бүген көндезге сәгать 12гә тавыш бирүчеләр күрсәткече буенча Татарстан алда бара. Республиканың күрсәткече 38,47 процентны тәшкил итә, дип яза РИА Новости. 2012 елдагы сайлауларда Татарстанның күрсәткече шул ук...
    1180
    0
    0
  • 18 март 2018 - 13:36
    Германия вәкиле: Татарстанда сайлауларның оештырылу дәрәҗәсе шаккаттырырлык
    Халыкара күзәтүче булып эшләгән Штефан Койтер республикада сайлауларга әзерлек вакытындагы профессиональлекне билгеләп үтте. (Казан, 18 март, "Татар-информ", Егор Никитин). Татарстан хакимияте Россия Президенты сайлауларын оештыруга профессиональ һәм җаваплы караган, дип ышана Германиядән килгән халыкара күзәтүче Штефан Койтер. Ул бүген Россиядә уздырылган сайлауларда беренче тапкыр халыкара күзәтүче сыйфатында эшләвен билгеләп үтте....
    1174
    0
    0
  • 18 март 2018 - 09:21
    Яшел Үзәндә сайлауга туй күлмәгеннән килделәр
    Яшь кияү белән яшь кәләш туйга килгән кунакларны да 1500 нче сайлау участогында тавыш бирергә күндергән. (Яшел Үзән, 18 март , "Татар-информ", Кыямова Мөршидә). Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче Камилә һәм Артур Россия никахлашу сараеннан туп-туры үзләре теркәлгән 1500 нче сайлау участогына тавыш бирергә килде. Яшел Үзән шәһәренең "Родина" мәдәният йортында...
    980
    0
    0
  • 18 март 2018 - 07:45
    Татарстан Республикасы мөфтие сайлауда тавыш бирде
    Илдә тынычлык булсын, иминлектә, муллыкта, бердәмлектә яшәргә язсын, диде мөфти. (Казан, 18 март, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия Федерациясе Президентын сайлауда катнашты. Ул Казанның Ботаника урамы, 7 нче йорт адресы буенча урнашкан 88 нче урта гомумбелем бирү мәктәбендәге 279 нчы сайлау участогында...
    582
    0
    0
  • 18 март 2018 - 05:59
    Татарстанда сайлау участокларында 3 меңгә якын күзәтүче эшли – Анатолий Фомин
    "Сайлау хокуклары үтәлешен мониторинглау вәкаләтләрен Иҗтимагый палаталарга йөкләү гадел дип саныйм", - ди Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе. 08:28 (Казан, 18 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда Россия Президентын сайлау буенча участокларда 3 меңгә якын күзәтүче эшли. Бу хакта бүген журналистларга Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе...
    551
    0
    0
  • 18 март 2018 - 05:38
    Россия Федерациясе Президентын сайлау башланды
    (Казан, 18 март, "Татар-информ"). Бүген, 18 март, Россия Федерациясе Президентын сайлау башкарыла. Татарстанда сайлау бүлекчәләре 8дән 20 сәгатькә кадәр ачык булачак. Республикада барлыгы 6 округ сайлау комиссиясе һәм 2817 участок сайлау комиссиясе оешкан, шуларның 49е сайлаучыларның вакытлыча яшәү урыннарында - хастаханәләрдә, аэропортларда, тимер юл системасында һ.б. Моннан тыш, 147 сайлау...
    623
    0
    0
  • 16 март 2018 - 09:23
    2018 елда Татарстанда арендалы торак программасы буенча 730 фатир төзеләчәк
    Әлеге программа кысаларында соңгы җиде елда республикада 2743 фатир кулланышка тапшырылды. (Казан, 16 март, «Татар-информ»). 2018 елда Татарстанда арендалы торак программасы буенча 730 фатир кулланышка тапшыру көтелә. ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды тарафыннан тормышка ашырылучы арендалы торак программасы 2010 елда гамәлгә кергән иде. Программа тормышка ашырылган җиде елда гомуми...
    817
    0
    0
  • 15 март 2018 - 16:08
    Соципотека һәм арендалы торак программаларында катнашучылар өчен ике йорт төзелеп бетте
    Болгар һәм Алабугадагы яңа йортларда социаль ипотека һәм арендалы торак программаларында катнашучы ятим балалар яшәячәк. (Казан, 15 март, «Татар-информ»). Татарстанның Спас районы Болгар шәһәрендә - 36, Алабугада 56 фатирлы йортны төзү эшләре тәмамланды, дип хәбәр итә ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды матбугат хезмәте. Моннан тыш, Түбән Кама шәһәренең 49нчы...
    554
    0
    0
  • 15 март 2018 - 08:30
    2018 елда Татарстанда социаль ипотека буенча 527 мең квадрат метр торак төзеләчәк
    2017 елда әлеге программа буенча гомуми мәйданы 526,1 мең квадрат метрны тәшкил иткән 9876 фатир төзелде. (Казан, 15 март, «Татар-информ»). 2018 елда Татарстанда социаль ипотека программасы буенча 527 мең квадрат метр торак кулланышка тапшыру көтелә. 13 ел эчендә республикада 103 380 фатир төзелгән. 2017 елда программа буенча гомуми мәйданы 526,1...
    551
    0
    0
  • 15 март 2018 - 08:22
    Миңнеханов "Ана даны" медаленә лаек булучыларга акчалата түләүне ике тапкыр арттырды
    Биш бала тәрбияләгән аналар 25 мең урынына 50 мең алачаклар. (Казан, 15 март, "Татар-информ"). Рөстәм Миңнехановны "Ана даны - Материнская слава" медаленә лаек булучыларга акчалата түләүне ике тапкыр арттырды. Биш бала тәрбияләгән аналар 25 мең урынына 50 мең алачаклар. Алты һәм күбрәк бала тзрбияләгән аналарга өстәмә түләү 5 меңнән 10...
    633
    0
    0
  • 14 март 2018 - 13:46
    Президент ветеринария, нәсел эше идарәсе, кулланучылар кооперациясенә машиналар тапшырды
    (Казан, 14 март, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Авыл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы мәйданда ветеринария идарәсе, нәсел эше һәм кулланучылар кооперациясе оешмаларына автомобиль ачкычлары тапшырды. Республиканың баш ветеринария идарәсенә караган һәр муниципаль райондагы, шулай ук республиканың ветеринария берләшмәләренә УАЗ базасында прицеплы 48 авто шасси, терлекчелектә нәсел эше орлыкчылык...
    588
    0
    0
  • 13 март 2018 - 07:13
    2018 елда Татарстанда 5,13 миллиард сумга 909 йорт ремонтланачак
    2017 елда республикада 984 йортка капиталь ремонт ясалды. (Казан, 13 март, «Татар-информ»). 2018 елда Татарстанда 5,13 миллиард сумга 909 күпфатирлы йорт ремонтланачак. Капиталь ремонт программасы тормышка ашырылган ун елда республикада 14 713 йорт ремонтланды, моңа 53,03 миллиард сум акча җәлеп ителде. 2017 елда 984 йортны ремонтлауга 4,67 миллиард сум акча...
    588
    0
    0
  • 12 март 2018 - 06:07
    Татарстанда ике елда 184 парк һәм яр буйлары төзекләндерелде
    (Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда җәмәгать урыннарын үстерү программасын тормышка ашырган соңгы ике елда 184 парк һәм яр буе төзекләндерелде. Җәмәгать урыннарын үстерү программасы 2015 елдан тормышка ашырыла. 2017 елда 68 парк, сквер һәм яр буйлары төзекләндерелде. Бу эшләргә 3 миллиард 45 миллион сум акча китте. 2018 елда 56 объектны...
    582
    0
    0
Реклама