Хәйрия рубрикасы буенча яңалыклар

  • 8 июль 2014 - 05:03
    Акция башланды
    Соңгы елларда республикада, шул исәптән безнең районда да яңа уку елы башланыр алдыннан «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе үткәрү матур гадәткә әверелде. Мәктәп букчасы комплекты гадәттәгечә кала. Моннан тыш, аңа Татарстан Республикасында Мәдәният елы кысаларында быел республиканың тарихи-мәдәни мирасы турындагы китаплар, альбомнар кертеләчәк. 7 июльдә хәйрия эшчәнлеге мәсьәләсе...
    556
    0
    0
  • 27 июнь 2014 - 06:50
    Казанга сәяхәт
    25 июньдә "Өмет яры" приютында тәрбияләнүче 12 бала "Альпари" хәйрия фонды ярдәмендә Казанның "Ривьера" аквапаркында булды. Коену балаларда матур тәэсир калдырды, аларның күбесе Казанда беренче тапкыр, аквапарктан соң балалар өчен кафеда төшке аш оештырылды. Әлеге чараны оештыручыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез. С.Семина, директор вазыйфаларын башкаручы.
    1286
    0
    0
  • 20 июнь 2014 - 05:18
    Үз мәктәбеңә ярдәм ит!
    "Мәктәбеңә ярдәм ит" акциясе дәвам итә. Бүген районның 12 предприятие җитәкчесе һәм эшмәкәре 70 мең сумга якын матди ярдәм күрсәткән. Иганәчеләр саны буенча Затон урта мәктәбе алда бара. Биредә укытучылар да, ата-аналар да, читтә калмый, эшмәкәрләр ярдәм итә. "Олы Кариле" ААҖ Иске Казиле мәктәбенә 12000 сум биргән. "Кама Тамагы гипс...
    1252
    0
    0
  • 20 июнь 2014 - 05:05
    "Әкият"кә кунакка
    Олы Мәрәтхуҗа авылында туып-үскән эшмәкәр Илдар Вафин Казанның "Әкият" курчак театрына тамашага 50 билет алган. "Әлеге билетлар мәктәп яны лагерьларында ял итүче балаларга бирелә", - диде мәгариф идарәсе җитәкчесе Илшат Гомәров. Бу соңгы бүләк булмас, дип өметләнәбез.
    1212
    0
    0
  • 5 июнь 2014 - 10:07
    Приютта кунакта
    Күптән түгел безнең приютта Радик Фәсхетдинов һәм Тимур Дубровский булып киттеләр. Алар Кама Тамагы, Тәтеш һәм Югары Ослан районнарындагы «Росреестр» хезмәткәрләре исеменнән приютта тәрбияләнүче балаларга спорт җиһазлары: туплар, скакалкалар һ.б. бүләк итте. Балаларны, аларда спорт күнекмәләре һәм сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләүдә ярдәм итүләре өчен рәхмәт.
    481
    0
    0
  • 16 май 2014 - 09:51
    Әйдәгез, ваемсыз булмыйк, балага ярдәм кулы сузыйк!
    Еш кына ярдәм авыру балага, хатын-кызга яки гаилә башлыгына Россиядә яки чит илдә дәвалану өчен таләп ителә. Хәйриячеләрдән ярдәмне зәңгәр экраннар, газета-журнал битләре, сайт һәм форумнара аша сорыйлар. Плакатлардан, фотографияләрдән моңсу балалар күзләре карап тора... Мондый хәлдә калырга Ходай язмасын. Куйбышев Затоннан Сметаниннар гаиләсе шундый хәлдә. Руслан Сметанинга 13 яшь....
    1476
    0
    0
  • 25 апрель 2014 - 06:47
    Игелек кылырга ашык
    24 апрельдә сәгать 10.00да әнә шундый исем астында марафон старт алды. Мохтаҗлар, ятимнәр, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, авыр тормыш шартларында калучыларга ярдәм итү өчен акча җыюга куелган ике урна янына район предприятие, оешма һәм учреждение, шәһәр һәм авыл җирлекләре вәкилләре чиратка басты. Район сугыш һәм хезмәт ветераннары советы, Россия пенсионерлар союзы...
    442
    0
    0
  • 17 декабрь 2013 - 10:35
    Бәйрәмгә бүләкләр һәм күчтәнәчләр
    Узган атнада райпо рәисе Нина Колчина һәм аның урынбасары Любовь Сабирова "Өмет яры" социаль приютында булды. Алар балаларга бәйрәмгә бүләкләр һәм күчтәнәчләр таратты. Приютта тәрбияләнүче балалар тәм-томнар һәм уенчыклар салынган бүләк алды. Кооператорлар Кыш бабайны да онытмады. Аның капчыгы алда торган бәйрәмгә тәм-томнар һәм кечкенә призлар белән тулыланды. Кама Тамагы...
    531
    0
    0
  • 10 декабрь 2013 - 10:35
    Хәйрия ярминкәсе
    Кама Тамагы татар урта мәктәбендә инвалидлар ункөнлеге уңаеннан хәйрия ярминкәсе үткәрелде. Һәр сыйныфның бәйләгән, үргән әйберләре, киң ассортиментта милли пешкән ризыклары тәкъдим итеп, куелган үз өстәле бар иде. Чара 5 дәрестән соң үткәрелде. Бу көнне кемдер сатты, кемдер сатып алды. Ярминкәгә әзерләнгәндә әти-әниләр дә ярдәм итте. Аларга зур рәхмәт. Ярминкәдә...
    578
    0
    0
  • 6 июнь 2013 - 09:55
    Тамчыдан күл җыела
    1 июньдә районда берничә аз тәэмин ителгән гаилә көтелмәгән зур бүләк алды. Бу акцияне оештыручы- район җитәкчелеге, ә аны тормышка ашырырга хәйриячеләр ярдәм итте. Бүләкләр Гаилә һәм балаларны яклау көнендә тапшырылды. Делегация бүләк алып килгән беренче гаилә Варваринода яши. Ирина һәм Александр Яковлевларның бер ай элек сигезенче балалары туган. Өлкән...
    535
    0
    0
  • 28 февраль 2013 - 10:11
    Хәйрия акциясе
    Район халкы авыр тормыш шартларында яшәүчеләргә, бәлагә таручыларга ярдәм итәргә әзер булулары, алар белән соңгысын бүлешергә әзер торулары белән гомер-гомергә аерылып торды. 7 мартта район мәдәният йортында хәйрия марафоны үткәрелә. Чит кеше кайгысына ваемсыз калмаган кешеләр бу көнне сәгать 10да якланмаган һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә кулларыннан килгәнчә ярдәм күрсәтә алачак....
    547
    0
    0
  • 20 декабрь 2012 - 10:02
    Полиция Кыш бабае
    Районда полиция хезмәткәрләре ел саен «Полиция Кыш бабае» хәйрия акциясе үткәрә. 18 декабрьдән 2013 елның 8 гыйнварына кадәр алар аз тәэмин ителгән гаиләләрдә, приютта тәрбияләнүчеләр янында булып, Яңа ле белән котлап, бүләкләр, йомшак уенчыклар, өс киемнәре һәм китаплар тапшырачак.
    467
    0
    0
  • 13 декабрь 2012 - 06:35
    Бала ярдәм өмет итә
    Мамедова Элина Иттифаговна, 4 яшь, Яр Чаллы шәһәре. Диагноз: ДЦП, психик һәм сөйләм теле үсеше тоткарлану, симптоматик эпилепсия. Мотомед тренажеры алу өчен 6713 евро кирәк. Мамедова Элинага 5 ноябрьдә 4 яшь тулган. Аңа туганда ук ДЦП, психик һәм сөйләм теле үсеше тоткарлану диагнозы куела. Элина шушы көнгә кадәр утыра алмый,...
    531
    0
    0
  • 23 август 2012 - 10:14
    Хәйрия
    "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясендә эшмәкәрләр арасында иң активы Алиаслан Имамвердиев булды. Ул оештыручыларга 35 мең сумлык спорт һәм аяк киемнәре биргән. Нәтиҗәдә, 2-11 сыйныф укучылары арасында социаль ярдәм адресатлары ике тапкырга диярлек артты. Башта аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләрдән исемлектә 41 укучы булса, хәзер 89 укучыга ярдәм...
    538
    0
    0
  • 14 август 2012 - 09:21
    Ветераннар читтә калмады
    Республикада "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе старт алды дип язган идек инде. Туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Ирания Сәгъдиева редакциягә шалтыратып, куанычлы хәбәре белән уртаклашты. «Балаларга ярдәм итәргә авыллардагы ветеран советлары да кушылды. Беләсезме, Олы Карамал, Бәрлегуҗада өйләргә үзе йөреп Энҗекәй Галимова (3720 сум), Олы Кариледән Ирек Гатин (4350), Кече...
    534
    0
    0
Реклама