Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Pосреестр хәбәр бирә

Вәкаләтләр бирелде

ТРда дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсенең район бүлеге шуны искә төшерде: "Россия Федерациясенең административ бозу турындагы кодексының 23.21 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында" 2008 елның 30 сентябрендәге 262 нче федераль законы көченә керде. Аның нигезендә административ хокук тәртибе бозу турында Россия Федерациясе кодексының (аннары-РФКоАП) 23.21 маддәсенә үзгәрешләр кертелде,...

ТРда дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсенең район бүлеге шуны искә төшерде: "Россия Федерациясенең административ бозу турындагы кодексының 23.21 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында" 2008 елның 30 сентябрендәге 262 нче федераль законы көченә керде.
Аның нигезендә административ хокук тәртибе бозу турында Россия Федерациясе кодексының (аннары-РФКоАП) 23.21 маддәсенә үзгәрешләр кертелде, аерым алганда, РФ КоАП 7.34 маддәсендә каралган административ хокук тәртибен бозу турындагы (җир участокларын арендалауга яки җир участокларын милеккә сатып алу вакыты һәм тәртибе хокукына җир участокларыннан даими (вакытсыз) файдалану хокукын яңадан рәсмиләштерү вакытын һәм тәртибен бозу) эшләрне кузгату һәм тикшерү вәкаләтләрен Росреестрның урындагы затларына бирү.
Россия Федерациясе җир кодексы (аннары - җир кодексы) 20 маддәсе 1 пункты нигезендә дәүләт һәм муниципаль учреждениеләргә, казна предприятиеләренә Россия Федерациясенең үз вәкаләтләрен үтәүне туктаткан президентларының тарихи мирас үзәкләренә, шулай ук дәүләт хакимияте органнарына һәм җирле үзидарә органнарына җир участоклары даими (сроксыз) файдалануга бирелә.
"Россия Федерациясе җир кодексын гамәлгә кертү турында» (аннары- закон) 2001 елның 25 октябрендәге 137 нче федераль законның 3 маддәсе нигезендә:
I Җир кодексының 15, 20-24 маддәләрендә каралмаган җирләргә хокукны җир кодексы гамәлгә кергән көннән яңадан рәсмиләштерергә кирәк.
II Җир кодексының 20 маддәсе 1 пунктында күрсәтелгәннәрдән тыш, юридик затлар даими (сроксыз) җир участокларыннан файдалану хокукын җир участокларын арендалау хокукына рәсмиләштерергә яки җир участокларын милеккә сатып алырга, дини оешмалар, моннан тыш җир кодексының 36 маддәсе кагыйдәләре нигезендә 2012 елның 1 июленә кадәр үз теләкләре буенча түләүсез сроксыз файдалану хокукын рәсмиләштерергә тиеш.
1.Югарыда телгә алынган маддәнең 2 пункты түбәндәге очракларда, җир участоклары даими (сроксыз файдалану) хокукында булганда кулланылмый: бакчачылык яки гражданнарның коммерция булмаган дача берләшмәләренә; "Бакчачылык һәм гражданнарның коммерция булмаган барча берләшмәләре турында ("Бакчачылык һәм гражданнарның коммерция булмаган дача берләшмәләре турында федераль закон") 1998 елның 15 апрелендәге 66 нчы Федераль закон көченә кергәнче бакчачылык яки гражданнарның шундый җир участокларыннан кулланучы коммерция булмаган дача берләшмәләре булдырган оешмаларга; гараж кулланучылар кооперативларына.
Бакчачылык һәм гражданнарның коммерция булмаган дача берләшмәләренә җир участокларының даими (сроксыз) куллану хокукы (бакчачылык һәм гражданнарның коммерция булмаган бакча берләшмәләре турында) Федераль законның 28 маддәсендә каралган тәртиптә яңадан рәсмиләштерелә.
Гараж кулланучылар кооперативлары җир участокларында даими (сроксыз) куллану хокукын җир кодексының 36 маддәсендә каралган тәртиптә рәсмиләштерә.
Бакчачылык һәм гражданнарның коммерция булмаган дача берләшмәләре, шулай ук гараж кулланучылар кооперативлары җир участокларыннан даими (сроксыз) файдалану хокукын чикләүсез рәсмиләштерә ала.
Шуны искә төшерәбез: Росреестр җитәкчесе Н.Н.Антипина Россия Федерациясе Җир кодексының, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр һәм казна предприятиеләренә даими (сроксыз) файдалану хокукында бирелгән җир участокларын тиешсез файдаланган өчен тартып алу мөмкинлеген күздә тоткан положениеләрен гамәлгә куйганда дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары белән үзара эшләүне оештыру буенча Росреестр эш планы расланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев