Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Pосреестр хәбәр бирә

Күпфатирлы йортлар салынган җир дә уртак

Күпфатирлы йортлар төзелгән җиргә хокукны теркәү мәсьәләсе торак милекчеләрен ваемсыз калдырмый. Бер ишләре территориянең кагылсызлыгы өчен борчылып, күршеләрен җирне милеккә рәсмиләштерү өчен әйдәсә, икенчеләре өстәмә салым түләргә теләмичә каршы тора. Күпфатирлы йортлар салынган җир участогын уртак өлеш милек хокукын теркәргә теләүчеләр өчен Татарстан Республикасында росреестр үз белгечләрен үз тәкъдимнәрен җиткерә....

Күпфатирлы йортлар төзелгән җиргә хокукны теркәү мәсьәләсе торак милекчеләрен ваемсыз калдырмый. Бер ишләре территориянең кагылсызлыгы өчен борчылып, күршеләрен җирне милеккә рәсмиләштерү өчен әйдәсә, икенчеләре өстәмә салым түләргә теләмичә каршы тора. Күпфатирлы йортлар салынган җир участогын уртак өлеш милек хокукын теркәргә теләүчеләр өчен Татарстан Республикасында росреестр үз белгечләрен үз тәкъдимнәрен җиткерә.

Күпфатирлы торак йорт урнашкан җир участогы РФ Җир кодексының 36 маддәсе нигезендә, уртак өлеш милек хокукында күпфатирлы йорттагы бина милекчеләре карамагындагы уртак милек составына керә.

Әлеге милек хокукына дәүләт теркәлүе үткәрелү яки үткәрелмәүгә карамастан, әлеге йортта бина ияләренең уртак өлеш милек хокукы телгә алынган җир участогында җир участогын формалаштыру һәм аңа кадастр исәбе үткәрелгән вакыттан барлыкка килә.

Теркәү турындагы закон нигезендә хокукка дәүләт теркәве хокук иясе яки аны моңа вакәләтләгән зат тарафыннан бирелгән гариза нигезендә үткәрелә. Икенче төрле итеп әйткәндә, әгәр сез уртак өлеш милкендәге хокукның югарыда телгә алган җир участогына уртак өлеш милкенә хокукның ЕГРПда теркәлеп көченә керүен теләсәгез, сезгә Татарстан Республикасында Росреестр идарәсенә билгеләнгән тәртиптә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Моның өчен to16.rosreestr.ru рәсми сайтында (хокукны теркәү бүлегендә) -аннары "күчемсез милеккә хокукны һәм аның белән алыш-бирешне дәүләт теркәве"- "гражданнар өчен мәгълүмат"- "күпфатирлы йортта гомуми милек" бүлегендә күрсәтелгән документларны бирергә кирәк була. Сүз уңаеннан, документларның барлык пакетын беренче мөрәҗәгать иткән кеше генә бирә, калганнары, гомуми кагыйдә нигезендә гариза яза һәм 100 сум күләмендә дәүләт пошлинасы гына түли.

Игътибарыгызны шуңа юнәлтәбез, ЕГРПны алып бару кагыйдәләренең 74 пункты нигезендә күпфатирлы йортта уртак милек буларак, җир участогына хокукны дәүләт теркәве турында аерым таныклык бирелми. Әгәр гариза бирүче күпфатирлы йортта уртак милек буларак җир участогына милек хокукы турында җир алырга теләсә, телгә алынган җир участогына уртак өлеш милек хокукын теркәгәннән соң күпфатирлы торак йортта бинага (фатирга) икенче таныклык бирүгә яки теркәү турындагы законның 7, 8 маддәләрендә күздә тотылган тәртиптә мәгълүмат бирүне сорап мөрәҗәгать итә ала.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X