Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Pосреестр хәбәр бирә

Хокукый грамоталык

20 ноябрьдә "Росреестр" бүлеге ТРда "Росреестр ФКП" ФГБУ филиалы җитәкчесе Гөлфирә Гайнуллина, милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Кәшифә Борнашева, МР башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Дамирә Идрисова, Кама Тамагы һәм Апас районнарында УПФР җитәкчесе Илмир Гыйлметдинов, Кама Тамагы нотариаль округы нотариуслары Марат Азизов һәм Тәслимә Әхмәтҗанова белән...

20 ноябрьдә "Росреестр" бүлеге ТРда "Росреестр ФКП" ФГБУ филиалы җитәкчесе Гөлфирә Гайнуллина, милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Кәшифә Борнашева, МР башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Дамирә Идрисова, Кама Тамагы һәм Апас районнарында УПФР җитәкчесе Илмир Гыйлметдинов, Кама Тамагы нотариаль округы нотариуслары Марат Азизов һәм Тәслимә Әхмәтҗанова белән берлектә "Бердәм консультация көне" кысаларында халыкның хокукый грамоталыгын арттыру максатында аңлату-консультация үткәрде.
Районның биш кешесе аңлатма сорап мөрәҗәгать итте. Алар күтәргән мәсьәләләр пенсия билгеләүгә, җир участогын милеккә рәсмиләштерүгә, җир участогын рөхсәт ителгән файдалануны үзгәртүгә, торак йортны теркәүгә кагылды. Гөлфирә Гайнуллина бәхәсле сорауларны хәл итү максатында гражданнарга гамәлдәге законның хокукый нормаларын аңлатуда актив катнашты.
Бу көн дәвамында "кайнар линия" телефоны эшләде. Аңа дәүләт регистраторы һәм дәүләт җир инспекторы бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Радик Фәсхетдинов җавап бирде. "Кайнар линия" эше барышында гражданнарны кызыксындырган сорауларга аңлатмалар бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев