Кырыгынчы еллар: каматамагылыларның Бурят-Монголиягә күченүе
Газетабыз инде берничә елдан бирле Кама Тамагы муниципаль архивы белән хезмәттәшлек итә һәм үзенең укучыларына районның узган чордагы тормышы турында мәгълүмат бирә.
Газетабыз инде берничә елдан бирле Кама Тамагы муниципаль архивы белән хезмәттәшлек итә һәм үзенең укучыларына районның узган чордагы тормышы турында мәгълүмат бирә.
Кама Тамагы архивында халык депутатларының Кама Тамагы район советы фонды һәм ТАССР Президиумы документлары аеруча кыйммәткә ия, анда Кама Тамагы районында яшәүче гаиләләрнең 1943 елда Бурят-Монголиягә күченүе турындагы материаллар да кергән.
Бурят җирләренә урнашу
1939 елда СССРда кешеләрне Бурятия җирләренә җибәрү турында карар чыга. Бурятиядән Татарстанга вербовщиклар килә һәм кешеләрне үз республикаларына чакыра. Татарларның хезмәт сөючәнлеген һәм җаваплылыгын исәпкә алып, Бурят-Монгол ACCP җитәкчелеге CCCP Министрлар Советы рәисе Георгий Маленковтан КПССның Татар Өлкә Комитетының татарларны җыю һәм Бурятиягә күчерү планын берсүзсез үтәвен таләп итүне сорый.
2010 елгы Бөтенроссия халык санын алу мәгълүматлары буенча, татарлар халык саны буенча Бурятиянең милли составында өченче урында тора. Биредә яшәүче татарлар – тумышлары белән Идел-Урал төбәгеннән булган, Байкал аръягына яңа тормыш башларга, заводлар төзергә, чирәм җирләргә эшкә киткән беренче совет бишьеллыклары күченүчеләренең бүгенге буыны.
Сайлап алырга һәм җибәрергә
Алдыбызда ТАССР Халык Комиссарлары Советының 1943 елның 12 мартында язу машинкасында җыелган 1233 номерлы боерыгы: «Кама Тамагы районы башкарма комитеты рәисе иптәш Лазаревка.
ТАССР СНТның 1943 елның 1 мартындагы 77-262 нче карары буенча сез район халкы арасыннан Бурят-Монгол АССРга җибәрү өчен 20 гаиләне сайлап алырга тиеш.
1942 елда Татар АССРдан күченүчеләрне сайлап алу һәм җибәрү тәҗрибәгезне, шулай ук күченүчеләрнең күрсәтелгән санын июнь аенда җибәрергә тиеш булуыгызны исәпкә алып, сезгә түбәндәге бурычларны йөклим:
1. Күченүчеләрне сайлап алу һәм җибәрү буенча район башкарма комитетының махсус карарын чыгарырга, күрсәтелгән карарда:
а) авыл советлары буенча күченүчеләрне сайлап алу һәм җибәрү планын төзергә, һәм сезнең районнан күченүчеләрнең барысы да 1943 елның 10 июнендә кадәр сайлап алынырга тиеш;
б) күченүчеләрне сайлап алу планын үтәү өчен җаваплылыкны авыл Советлары һәм колхоз рәисләренә йөкләтү;
в) күченүчеләрне һәм аларның милкен тимер юл станцияләренә илтү өчен колхозлар тарафыннан транспорт бирелергә тиеш;
г) колхозлар, күченеп китәчәк колхозчылар китәргә 10 көн калганчы, алар белән исәп-хисап ясарга тиеш;
д) күченүчеләрне сайлап алу һәм җибәрү буенча эш алып бару өчен район һәм авыл активлары арасыннан авыл советлары буенча РККА вәкаләтлеләрен бүлеп бирү.
Аңлату эшен оештыру
2. Кичекмәстән район халкын торак урыннары характеристикасы белән таныштыру һәм күченүчеләргә бирелә торган дәүләт ташламалары (колхозчылар җыелышлары, төркемле һәм шәхси әңгәмәләр, район һәм җирле матбугат һ.б. аша) турында киң массакүләм аңлату эшен оештырыгыз. Аңлату эше үткәрү өчен колхоз һәм авыл активын кулланыгыз.
3. Күченеп китәчәк колхозчыларга күчемсез милекләрен (йорт һәм йорт яны корылмаларын) бетерүдә һәм анкета-гариза тапшыручыларга амбулатор-медицина тикшерүе узуда ярдәм оештырыгыз.
4. Күченүчеләрнең анкета-гаризалары ТАССР СНТга вакытында җибәрелергә һәм тиешенчә рәсмиләштерелергә тиеш.
5. Күченүчеләрне сайлап алу барышы турындагы мәгълүматны ТАССР СНТның эвакуацияләнгән халыкны урнаштыру бүлегенә һәр 10 көн саен җиткерегез.
Районнан күченүчеләрне сайлап алу һәм билгеләнгән вакытка җибәрү өчен шәхси җаваплылыгыгыз турында тагын бер тапкыр кисәтәм”.
Татар АССР Халык Комиссарлары Советы рәисе С. Гафиятуллин кул куйган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев