Кырыгынчы еллар: Кама Тамагы халкының Бурят-Монголиягә күченүе
Район архивында 1943 елда гаиләләрнең Кама Тамагы районыннан Бурят-Монголиягә күченүе турындагы материаллар аеруча кыйммәтле документлар булып санала.
1943 елның мартында Кама Тамагы районы башкарма комитетына ТАССР Халык Комиссарлары Советының Бурят-Монгол АССРга күченү өчен 20 гаиләне сайлап алу турындагы боерыгы килә. Район хезмәтчәннәр депутатлары Советы башкарма комитеты кабул иткән план буенча, 1943 елда Кама Тамагы районыннан 20 гаилә Себер җирләренә күченергә тиеш була.
Эшкә яраклылар да, балалар да күченгән
1943 елның июнендә Казанга Кама Тамагыннан түбәндәге хәбәр җибәрелә: «Казан, Халык комитеты советына. 9 гариза килде, 9 ы каралды. Рәис урынбасары Абзалов имзасы. Кама Тамагы районы башкарма комитеты, 17/VI 1943 ел».
Һәм менә алдыбызда язу машинкасында җыелган күченүчеләр исемлеге, анда 9 гаилә: 1910 елгы Потехина Елизавета (гаиләдә эшкә сәләтле ике кеше һәм 12 яшькә кадәрге ике бала), 1895 елгы Курочкина Анастасия (гаиләдә эшкә сәләтле дүрт кеше һәм 12 яшькә кадәрге бала),1897 елгы Мартынова Анна (аның гаиләсендә эшкә сәләтле бер кеше һәм 12 яшькә кадәрге бер бала), 1902 елгы Атяпина Екатерина (эшкә сәләтле дүрт кеше һәм 12 яшькә кадәрге ике бала) барысы да Шершалан авылында туганнар, шунда яшәгәннәр. Исемлектә 5 нче номер астында – 1923 елгы Анастасия Толчинина. Тумышы белән ул Мордва Каратаеннан, әмма эшкә сәләтле өч кешедән һәм 12 яшькә кадәрге бер баладан торган гаилә Шершаланда яшәгән, Бурят-Монголиягә дә шуннан күченгән. 1902 елгы Анна Горюхалова Краматорскидан, гаилә (эшкә сәләтле ике кеше, 12 яшькә кадәрге ике бала) Кама Тамагында яшәгән, 1895 елгы Анастасия Петрова Мордва Каратаенда туган, эшкә сәләтле ике кешедән торган гаилә Балтачта яшәгән, Галиханов Латфу 1903 елда туган тумышы белән Башкортстанның Борай авылыннан, эшкә сәләтле ике олы кеше һәм 12 яшькә кадәрге ике баладан торган гаилә Кама Тамагында яшәгән, Балтачтан 1900 ел Бибисара Зариева (гаиләдә өч эшкә сәләтле һәм 12 яшькә кадәрге ике бала булган).
Исемлекне район планы рәисе Абзалов раслаган, дөрес, машинка белән җыелган документтагы имза гаризадагыдан аерыла. Шулай ук каләм белән түбәндәге төзәтмәләр кертелгән: Анна Горюхалованың гаиләсе сызып ташланган, гәрчә фамилиядән соң ручка белән “ед.” (күрәсең, “едут” дигәнне аңлата) дип язылган булса да. Мартынова Анна, Атяпина Екатерина, Толчинина Анастасия һәм Галиханов Латфуда да шундый ук билге тора. Өстәвенә, исемлекнең аскы өлешенә каләм белән тагын өч фамилия язылган: 1925 елгы Данилова Евдокия (үзе генә), 1918 елгы Атяпина Мария (үзе генә) һәм 1913 елгы Юдина Екатерина (гаиләдә биш кеше).
Күченүчеләрне санитар эшкәртү һәм озата бару
Архив документлары арасында Кама Тамагы халкының күченүе белән бәйле белешмәләр бар, текст язу машинкасында җыелган:
“БЕЛЕШМӘ. Кама Тамагы районы сәламәтлек саклау бүлеге районнан Бурят-Монгол АССРга күченүчеләрнең барысының да 1943 елның 3 июлендә санитар эшкәртү үткәнен раслый”. Кама Тамагы районы сәламәтлек саклау бүлеге мөдире Огаркова, санэпидемиология станциясе җитәкчесе Лазарев имза куйган.
«БЕЛЕШМӘ. Хезмәтчән депутатларның район советы башкарма комитетының вәкаләтле әгъзасы Латфуллинага бирелә, ул чыннан да Кама Тамагы районыннан күченүче колхозчыларны Казан шәһәренә кадәр озата бара, аннан алар Бурят-Монгол АССРга җибәреләчәк”. Район Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары Абзалов имзасы куелган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев