Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тарихыннан

Әфганстан ярасы – мәңгегә аларның йөрәкләрендә

1989 елның 15 февралендә, 35 ел элек, Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару тәмамланды.

Традиция буенча, бу көнне илебездән читтә хәрби хәрәкәтләрдә Ватанга тугрылык һәм фидакарьлек күрсәткән ватандашларыбызның батырлыгын искә алабыз.

Кичә, көн салкын булуга карамастан, сугыш хәрәкәтләре ветераннары һәм хакимият вәкилләре истәлекле дата уңаеннан Кама Тамагының Җиңү паркында җыелды. Чарада Әфганстандагы коточкыч сугыш авырлыкларын кичергән кешеләргә хөрмәт белдерделәр һәм аннан әйләнеп кайтмаганнарны искә алдылар.

Район башлыгы якташларга мөрәҗәгать итеп, аларның солдат батырлыгының бүген махсус хәрби операция зонасында Ватанны саклаучы ир-егетләр өчен үрнәк булуын билгеләп үтте.
Бер минут тынлыктан соң, әфганчылар үзләренең актив инициативалары белән  үзләре катнашында куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Сүз уңаеннан, бу карлы кышта истәлекле дата алдыннан һәйкәл янындагы мәйданчыкны кардан чистартырга интернационалист сугышчыларга хакимият хезмәткәрләре һәм мәктәп укучылары ярдәм итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев