Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Патриотлык

Хәтер – безнең намус

Районыбызда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары сафы кимегәннән кими. Илебез өчен еракта калган һәм дәһшәтле вакыйгалар шаһитләре белән очрашулар беркайчанда булмаганча әһәмиятле. 5 февральдә районның туган якны өйрәнү музеенда укучылар чираттагы тапкыр сугыш ветераннары белән очрашты. Бу юлы Кирельск төп мәктәбе укучылары Кама Тамагында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары белән...

Районыбызда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары сафы кимегәннән кими. Илебез өчен еракта калган һәм дәһшәтле вакыйгалар шаһитләре белән очрашулар беркайчанда булмаганча әһәмиятле.

5 февральдә районның туган якны өйрәнү музеенда укучылар чираттагы тапкыр сугыш ветераннары белән очрашты. Бу юлы Кирельск төп мәктәбе укучылары Кама Тамагында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашты. Очрашуны ачып, музей директоры Ирания Сәгъдиева: «Мондый очрашулар районыбызда андый ветераннар барлыгын белсеннәр өчен хезмәт итә. Бүген сезнең алдыгызда поселогыбызда һәм районыбызда ихтирам казанган кешеләр - ветераннарыбыз Сәрдар Әхмәтҗанов һәм Хәким Галиуллин, Кама Тамагы ветераннар советы рәисе Зәйнәп Галиева», - дип таныштырды ул укучыларны. Укучылар сугыш турындагы документаль фильмны һәм ветераннар истәлекләрен игътибар белән тыңлады һәм карады.

Бөек Ватан сугышы ордены кавалеры Сәрдар Авзал улы укучыларга үз хатирәләрен сөйләде. Ул берничә немецны әсирлеккә алган, камалышта калган, әсирлеккә төшә, әмма аннан кача: «Без фронт линиясен кичтек һәм әсирлеккә эләктек. Безне строй белән алып бардылар: ике яктан да сакчылар бара, ә янәшәдә кукуруз кыры. Кукуруз арасына ничек кереп качканымны хәтерләмим»,- дип искә алды ветеран.

Хәким Кәрим улы укучыларга сугыш турында хәтерендә калган иң аяныч бер мизгел турында сөйләде: «Ротабызга алгы линиягә кадәр 30 км. чамасы калган иде. Командирлар безнең солдатлар мәете белән шыплап тутырылган туганнар каберлеге янында туктатты. Анда шундый куркыныч һәм имәнгеч күренеш иде. Политруклар безгә: карагыз, аларны немецлар үтергән, иптәшләрегез өчен үч алыгыз, диде. без дошманның өзлексез уты астында атакага күтәрелдек. Хәтта һавага да үтергеч тимер исе сеңгән кебек булды.. Ул көнне без батальондагы 40 кешебезне яу кырында калдырып, чигенергә мәҗбүр булдык».

Кызыклы хикәяләүләре өчен ветераннарга рәхмәт әйтеп, МР башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдан Шәйморзин балаларга мөрәҗәгать итеп болай диде: «Ветераннарыбыз янында ешрак булуыгызны үтенер идем, алар белән сөйләшегез, истәлекләрен язып алыгыз. Районыбызда ветераннар саны елдан-ел кими, аларның истәлекләре телдән телгә бирелеп барырга тиеш, ул тере, бәһасез материал».

Ирания Шиһап кызы Кирельск төп мәктәбе укучыларының тарих укытучысы Нина Савельева җитәкчелегендә «Сугыш чоры балалары» китабы өчен материал җыюда актив катнашуларын билгеләп үтте. Районда укучылар көче, авыл җирлекләре белән бергә сугыш чоры һәм сугыштан соңгы еллар авырлыгы иңнәренә төшкән 120 сугыш чоры баласы хатирәләре язып алынган. Хәким Кәрим улы укучыларга мөрәҗәгать итеп, язучы якташыбыз Владимир Андреев сүзләрен китерде: «Фани дөньядан күчкәндә игелек калдырырга онытмагыз» диде һәм «Балалар, сугышны бары тик «Аҗаган»нарда гына уйнагыз, чөнки анда барыгыз да җиңүче. Сезгә бервакытта да чын сугыш афәтен күрмәвегезне телим».

Нина Васильевна үз исеменнән, укучылар исеменнән ветераннарга әлеге очрашуга килгәннәре һәм бөек батырлыклары өчен рәхмәтен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев