Ул китте, тик без аны онытмабыз
Декабрь ахырында Осинникида Виктор Мартьянов белән хушлаштылар.
Виктор 2022 елның сентябрендә районнан беренче дулкында мобилизацияләнде. Мартта аңа 43 яшь тулган булыр иде. Аның белән хушлашырга бөтен авыл халкы, дуслары, сыйныфташлары, танышлары, туганнары килде.
Ул зур тату гаиләдә үскән. Әнисе Алевтина Шамил кызы иҗади сәләтле кеше, гомер буе клубта эшли, осинникилылар куйган спектакльләрнең пьесаларын ул иҗат итә һәм авыл мәдәният йортында уза торган бәйрәмнәрне оештыра. Әтисе Юрий Викторович авыл хуҗалыгында эшләгән, аның соңгы эш урыны Шаратка күпере (“Волгострой”) булган. Ул үзе эшләгән һәр коллективны җанландырып торган, әмма узган елның язында йөрәк өянәгеннән вафат булган. Ә көзен гаилә махсус операция зонасына үз теләге белән киткән һәм һәлак булган кияүләре Максим белән хушлашкан.
– Викторны яхшы беләм, мин аның сыйныф җитәкчесе идем, - диде авыл җирлеге башлыгы Әхәт Сәгъдиев. - Ул бик итагатьле егет иде, яхшы укыды. Мәктәптән соң Тәмте училищесын тәмамлады, анда эшче һөнәрен үзләштерде, армия хезмәтен үтте, диңгез флотында су асты гаскәрендә хезмәт итте. Армиядән кайткач, мәктәпкә килеп, биргән белемнәре өчен укытучыларга рәхмәтен белдерде. Авылда мәктәп булганда, ул гел ярдәм күрсәтергә тырышты, мин җирле үзидарәгә эшкә күчкәч тә, ул һәрвакыт ярдәмгә килә иде. Җирлегебез кечкенә, әмма бездән ир-атлар бик күп мобилизацияләнде. Без аларның барысының да герой булып кына түгел, исән-сау кайтуына өметләндек. Ләкин авылыбызга кайгы килде. Бу минутларда юата торган сүзләр табып булмый.
– Без аның белән балалар бакчасыннан ук бергә идек, мәктәптә бер парта артында утырдык, - диде сыйныфташы Николай Шәрәфетдинов. - Ул минем иң якын дустым иде. Андый дуслар һәркемдә дә булмый. Тормышта төрле хәлләр була, ләкин без аның белән бер тапкыр да сүзгә килмәдек. Викторның юклыгын аңлавы кыен, бу минем өчен зур югалту.
– Витя бик ачык күңелле егет иде, - дип искә алды аны укытучысы Любовь Каракова. – Холкы белән ул әтисенә охшаган, аның кебек мәзәкчән, шаян иде, әнисен бик яратты, аңа һәрвакыт ярдәм итте, бигрәк тә әтисе үлгәч, аны озак вакытка үзен генә калдырмаска тырышты. Казан янында яшәсә дә, монда кайвакыт авыл хуҗалыгында сезонлы эшче булып, кайвакыт М-12дә эшләде. Аның эшче һөнәрләренә һәр җирдә ихтыяҗ булды. Виктор бик тормыш сөючән, ачык кеше иде. Һәр өмәдә, бәйрәмдә һәрвакыт беренче булды, һәрчак шаяртып, елмаеп, һәркемнең кәефен күтәрде, һәм эшне тиз җайга сала белде. Ул җиңел ак болыт кебек иде, аның белән якты хатирәләр генә бәйле.
Виктор Мартьяновның беренче никахыннан 18 яшьлек кызы Дарина бар. Яз көне, ялга кайткач, Елена белән никахын теркәгән булган. Бүген күп кенә мобилизацияләнгән ир-егетләр гаилә мөнәсәбәтләрен законлаштырырга тырыша, чөнки якыннары турында уйлыйлар һәм иртәгәсе көннең ни китерәсен беркем дә белми.
Мартьяновлар чын ир-ат, Герой, Ватанны саклаучы үстергәннәр. Неонацистларга каршы сугышка киткәч, ул район халкы өчен чын герой, үз җиренең чын патриоты булды. Россия Президенты Указы белән хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен рядовой Мартьянов Виктор Юрьевич үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев